Якты юл
  • Рус Тат
  • Беренче олау

    Хуҗалыкларда уракка керештеләр. Беренче көннәрдә үк 700 гектардан артык мәйдан урып суктырылды. Амбарларга 3 мең тоннага якын икмәк кайтты. Район башлыгы Фаил Камаев, игенчеләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, үстергән мул уңышны югалтуларсыз җыеп алырга чакырды. Чөнки уңыш хуҗалыкларның икътисадый нигезен тәшкил итә. Тукай районында моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: куәтле техника да, булдыклы кадрлар да, эшне оештыру югары дәрәҗәдә. Хәзер бөтен максат – кыска арада эшләрне башкарып чыгу. Район җитәкчелеге эш барышын контрольдә тота. Басу алдынгыларына, елдагыча, кызыксындыру чаралары каралган.

    Кырга беренчеләрдән булып «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты. Бүген «Скипетр» сортлы көзге бодай басуларын 15 комбайн суктыра. «Уңыш югары. Гектарыннан 58 центнер чыга. 500 гектар мәйданда эшне тәмамладык. Бүген кырларга тагын өстәмә 5 комбайн чыгачак», – диде агрофирма җитәкчесе Раушан Харисов.
    Дүшәмбе көнне «Агро-көч» холдингының орлык заводына беренче олау икмәк китерелде. Югары сортлы 10 тонна икмәк агрофирманың Яңа Бүләк басуларыннан җыеп алынган.
    Бөртек белән шыплап тулган «КАМАЗ» машинасын алкышлар астында ипи-тоз белән каршы алдылар. Яңа Бүләк авылы үзешчәннәре – ирле-хатынлы Дилбәр һәм Нәзир Гыймазетдиновлар тырыш игенчеләргә мактау сүзләре яңгыратты. 
    «КАМАЗ» машинасында – алдынгы хезмәткәр Егор Коршунов. Авыл хуҗалыгы тармагында аның эш стажы – 41 ел. «Быел да икмәк мулдан! Комбайннарның бункеры тулганын сизми дә каласың», – дип сөенече белән уртаклашты ул.
    Тантанада орлык заводының җитәкчесе Айбулат Якупов та сүз алды. Ул да игенчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
    – Басуда үскән мул уңышны күрү – зур сөенеч, ә аны җыйнап алуга ирешү – олы бәйрәм, чөнки яшәешнең нигезен шушы ипекәй тәшкил итә, – диде ул.
    Көнне төнгә ялгап кырларда хезмәт куючыларны районга тәүге икмәк кайту белән «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Раушан Харисов та котлады. Ул үзебез үстергән икмәкне җыеп алып файдасын күрсәк иде дип теләде. Яңа ашлыктан пешерелгән ипидән беренче булып агрофирманың баш агрономы Минталип Галиев һәм машина йөртүче Егор Коршунов авыз итте.
    Биредә тагын бер истәлекле вакыйга булды. Орлык заводы территориясендә 1972 елда беренчеләрдән булып «Мәгариф» колхозына кайтарылган бөртек сортлаучы машинаны куйдылар. Ул чорда техника гади булган. Бөртек чистартканда машинаны ике эшче көнозын әйләндереп торырга тиеш булган.
    – Элек-электән әби-бабаларыбыз җирне кул белән эшкәртеп, кул белән икмәк чәчкән. Бар хезмәт кул белән башкарылган. Хәзер заманалар үзгәрә. Хезмәт кешесенең эшен җиңеләйтү өчен күптөрле алдынгы технологияләр барлыкка килә. Әмма безнең изге бурыч – азык-төлек иминлеге өчен авыр шартларда көрәшкән әби-бабайларыбызның хезмәтен онытмау, хөрмәтләп искә алу, – ди Айбулат Якупов.
    Сүз уңаеннан, 50 ел сакланган орлык сортлаучы машина бүген дә эшли. Бу – орлык заводының «Кулибиннар» командасы казанышы. Илгизәр Габдрахманов, Динар Гыйльфанов, Рафаэль Шакиров машинаның оригиналь запас частьларын төзәткәннәр. Совет заманындагы машинаны сафка бастыру өчен алар 4 ел тырышканнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: