Якты юл
  • Рус Тат
  • Белгечләр контрафакт орлыктан сакланырга кушалар

    Һава торышын, быелгы финанс авырлыкларны, уҗымнарның торышын һәм башка мөһим факторларны исәпкә алсак, быелгы яз җиңелләрдән булмаячак. Менә шушы хәлләрне искә алып, республика игенчеләре белән очрашып, язгы кыр эшләрен башкару тактикасы турында сөйләшергә, барысын да уртага салып, бергә киңәшләшергә булдык, - дип сүз башлады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...

    Ни чәчсәң, шуны урырсың

    Киңәшмәгә Минзәлә, Мөслим, Сарман кебек якын-тирә районнардан авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык агрономнары, фермерлар җыелган иде. Анда чәчүлек орлыкның сыйфаты, уҗымнарның торышы, гомумән, язгы чәчүгә әзерлекнең барышы буенча җитди сөйләшү булды.

    - Республикада 75 төрле сортлы орлык бар. Мул уңыш алуда төп рольне чәчүлек орлыкның сыйфаты уйный дияргә була. Ни чәчсәң, шуны урырсың дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Үзегез күреп торасыз, соңгы елларда яз кыска, май аеннан ук кыздыра башлый, җиргә дым җитми. Димәк, корылыкка чыдам сортлар чәчәргә кирәк, - диде Илдус Габдрахманов.

    Ашлыкны чәчкәнче орлыкка фитоанализ ясауның, тиешле препаратлар белән эшкәртү, үсентеләрне вакытында тукландыру, тамыр системасының ныклыгын тәэмин итү өстендә эшләү зарурлыгына басым ясады министр урынбасары.

    Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институтының көзге арыш селекциясе бүлеге мөдире Мира Пономарева семинарда катнашучыларга республикадагы уҗым мәйданнары һәм аларның торышы турында кызыклы мәгълүмат җиткерде.

    - Бүгенге көндә Татарстанда 590 мең гектар уҗым басуы бар. Үткән көздә вегетатив чор кыска булганга, уҗымнар кышка ныгып керә алмады, шул сәбәпле аларның тамыр системасы зәгыйфьрәк. Ләкин кар көздән туң җиргә ятканга күрә, быел ул эрегәннән соң күзәтелә торган күгәрек булмаячак. Шунысы сөенечле, - диде белгеч.

    Мира Леонидовна әйтүенчә, быел республика буенча уҗымнарның 15-18 проценты юкка чыгар дип фаразлана. Россия буенча әлеге саннар тагын да югарырак. Чагыштыру өчен, Краснодар краенда әлеге югалтулар 22 процент тирәсендә көтелә.

    - Кыштан зәгыйфь чыккан уҗымнарны саклап калу өчен аларны тырмаларга, азот белән тукландырырга, гербицидлар белән эшкәртергә кирәк. Бер квадрат метрга 130дан ким үсенте булган очракта, әлеге мәйданнарны яңадан чәчеп чыгарга туры киләчәк, - диде Мира Пономарева.

    Контрафакт орлык, авырулар һәм башкасы турында

    Киңәшмәдә шулай ук орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар чәчүгә әзерләнгән орлык запасының торышы турында сөйләделәр. Сүз уңаеннан, республикада контрафакт орлык сатылу очраклары булуы турында да әйтеп үттеләр. Шундый орлык материалының 30 проценты кукурузга туры килә. Мондый орлык сатучылардан сакланыр өчен, белгечләр хуҗалык җитәкчеләренә һәм агрономнарга орлыкны тикшерүгә җибәрергә, аның сыйфатын ачыкларга киңәш иттеләр. Шулай ук сатып алганчы орлыкка булган сертификатларны таләп итү дә начар сыйфатлы, сортсыз орлык алудан коткарачак. Республиканың биопрепаратлар җитештерүче җәмгыять директоры Римма Ибатуллина чәчүлек җирләрен биогумус белән баету, үсемлекләрне махсус препаратлар белән авырулардан саклау турында сөйләде. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» идарәсенең ТР буенча филиалы белгечләре орлыкларны чәчүгә кадәр махсус препаратлар белән эшкәрткәндә, су сыйфатының да мөһим роль уйнавы турында шактый кызыклы мәгълүмат бирделәр. Суның катылыгы препаратларның файдасын 70 процентка кадәр киметү сыйфатына ия булуын алар кат-кат аңлаттылар. «Евротехника MPS-Татарстан» җәмгыятенең генераль директоры Нияз Хәлиуллин исә кризис чорында күпләрне кызыксындырган темага чыгыш ясады. Ул чәчү һәм үсентеләрне махсус препаратлар белән эшкәртүгә тотылган чыгымнарны киметү, аларны контрольдә тоту турында мәгълүмат бирде. Махсус җиһазлар белән техникадагы бензин күләмен, эш барышында аның күпме сарыф ителүен белеп тору мөмкинлеге һәм әлеге навигаторларның, контроллерларның иске, таушалган техникада эшләгәндә дә чыгымнарны киметүгә ярдәм итүе күпләрне кызыксындырды.

    Семинарның пленар өлешеннән соң төрле районнан килгән авыл хуҗалыгы белгечләренә мастер-класслар уздырдылар, кызыксындырган сорауларга тулырак мәгълүмат бирделәр.

    Шундый зона семинар-киңәшмәләр Тукай районыннан кала тагын өч районда: Азнакай, Алексеевск һәм бүген Питрәч районында үтте.

    Быел яз иртә килә дип сөйләсәләр дә, республиканың фәнни хезмәткәрләре сүзләренә караганда, әлегә бу күзәтелми. Татарстанның чәчүлек мәйданнарында кышын кар катламы уртача 49 сантиметр булган. Әлеге вакытта да кырларда кар җитәрлек. Ләкин карның тыгызлыгы зур булмаганга, ул бик тиз эрер һәм дым да аз булыр дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: