Басулар өстендә ясалма яңгыр
Кояшлы җәйге эссе көндә ясалма яңгыр тамчылары салават күпере төсләренә кереп балкый. Яңа утыртылган кәбестә басулары өстеннән акырын гына "Фрегат"лар хәрәкәт итә.
"Чаллы яшелчәсе" агрофирмасының яшелчә плантацияләрендә Тукай сугару-корыту системаларын эксплуатацияләү идарәсе эшчеләрен еш очратасың. Чөнки оешма сугарудан тыш, зур төзелеш эше башлаган. КамАЗ төзелеше елларында салынган суүткәргеч торбалар тузган, аларны полиэтилен торбалар белән алыштыралар. Идарә башлыгы Фәрит Гыйздәтуллин Кама суын басудагы суҗыйгычка чаклы 3,56 километрлы арада яңа линия буласын әйтә. Башлык сугару эшенең әһәмияте хакында сөйли. Бүгенге көндә "Чаллы яшелчәсе", "Кама-Бекон" хуҗалыкларында яшелчә, терлек азыгы культуралары, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә, Миңнеханов һәм башка КФХларда бәрәңге сугарып үстерүләре турында әйтә. Бу сугаруны башкаручы эшчеләрне атый. Шундыйларның берсе - тәҗрибәле белгеч, оператор Наил Факил улы Сибгатуллин белән таныштырабыз. Наил кулына "Фрегат"ның су кудыру узелын тотып, суҗыйгыч янындагы пунктка төзәтергә килгән иде. Ул үзе Мамадыш районы, Түбән Сөн авылы егете икән. 80нче еллар башында яшелчәчелек хуҗалыгы "Ворошилов" совхозына килеп төпләнә. Шул чагында "Фрегат" яңа су сиптерү агрегатлары кайта башлый. Белгечләр аз. Наил беренчеләрдән булып әлеге катлаулы техниканы үзләштерә һәм бөтен күңелен биреп "Фрегат"ларга хезмәт күрсәтә башлый. "Меңнәрчә гектар җирне дымга туендыра идек. Шәһәрне яшелчә белән тулы тәэмин итеп тордык", - дип горурланып сөйли Наил Факил улы. Бүгенге көндә яшелчә мәйданнары күпкә кимегән, 284 гектарга калган. Аларга "Фрегат" белән су сиптерүне Наил Сибгатуллин бер ялгызы башкара. "Ничек өлгерәсең?" - дип гаҗәпләнүемә ул: "Җәйге чор бик кыска вакыт, уза да китә. Тырышырга кирәк", - дип җавап бирде. 29 ел буе сугару машиналары операторы булып эшләгәнлектән, Наил Факил улы "Фрегат"ларның һәм башка төр агрегатларның бөтен нечкәлекләрен яхшы белә, яшелчә басуларын дымга туендыра. Көзен кибетләргә һәм саклау урыннарына озатылган кәбестә, кишер, чөгендер һәм бәрәңге үстерүдә үз өлеше булуына чын күңелдән сөенә ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.3200
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.3600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!7400
-
25 февраль 2021 - 07:48Татарстан табибы йөрәк авырулы кешеләргә ковидның йогынтысы турында онлайн сөйләячәк Туры эфир Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм республиканың оператив штабның Instagram-аккаунтында узачак.6800
-
25 февраль 2021 - 05:46Татарстанда фермерлык белән шөгыльләнүче гаилә династияләре бәйгесе башлана Бәйге җиңүчеләренә йөзәр мең сум бүләк бирәләр.5800
-
24 февраль 2021 - 15:08Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.9800
-
24 февраль 2021 - 12:04Авитаминоз: аны ничек «танырга»? Беренче карашка, яз безгә көч-куәт өстәргә, күтәренке кәефкә алып килергә тиеш кебек. Әмма без бу чорда еш кына, киресенчә, хәлсезлек, томау төшү, тамак авырту, баш әйләнү кебек нәрсәләрдән интегәбез.8300
-
23 февраль 2021 - 21:36Районда Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей ярышлары Ватанны саклаучылар көненә багышланган авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча ярышлар узды.10200
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.22100
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.3600
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.17600
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.21700
-
19 февраль 2021 - 11:20
-
17 февраль 2021 - 11:10
-
24 февраль 2021 - 10:00Тормыш итү – үзе бер имтиханСеменовлар – Мария Александровна белән Николай Алексеевич быел гәүһәр туйларын билгеләп үтте. Гәүһәр – кыйммәтле ташлар арасында иң асылы. Озак еллар бергә тату тормыш итүче парлар да шуңа тиң. 60 ел бергә – шулкадәр вакыт кайгысын да, шатлыгын да уртак итеп гомер кичерүче гаиләләр бүгенге көндә күп түгел.10500
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.17600
-
22 февраль 2021 - 13:05«Атом Фәнүдә» Тукай хатын-кызы. Ул нинди булырга тиеш? Төрле яклап килгән кеше кем ул? Андыйлар төрле өлкәләрдә үзләренең көчен сынап карый, уңышларга ирешү белән беррәттән, аларның тормышы да гадәти түгел, ә үзенчәлекле, кызыклы. Алар һәрчак яңалыкка омтыла, ару-талуны белмичә белем туплый, эзләнә, көчен сынап карый. Мондый кешеләргә беркайчан да күңелсез булмыйдыр, алар белән сөйләшүе дә рәхәт, үзең өчен ниндидер сабак та аласың. Табигатьнең иң матур җирендә урнашкан Колыш авылында гомер итүче Фәнүдә Сабирова нәкъ менә шундыйлар кавеменнән!16111
-
23 февраль 2021 - 08:00Ватанны саклаучылар көне белән! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.14000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика