Якты юл
  • Рус Тат
  • Азык мулдан, ә сыйфатына игътибар җитми

    Малларны кышкы асрау чорына районыбыз терлекчеләре, нигездә, яхшы әзерлек белән керде. Һәр хуҗалыкта ике еллык азык запасы тупланды, утарларга эскертләп салам кайтарып өелде. Җәйге айларда абзарлар яхшылап төзекләндерелде. Беренче карашка бөтен шартлар да үтәлгән, тик ни өчен соң продукция җитештерүнең күләме һәм сыйфаты тотрыклы түгел? Ник яшь малларның үлеменә юл...

    - Әнсар Әхәтович, быел, чыннан да, терлекчелектәге җитешсезлекләрне азык кытлыгына сылтый алмыйбыз. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча һәр шартлы терлеккә 35,2 центнер азык берәмлеге тупланган. "Гигант" хуҗалыгында әлеге күрсәткеч - 54,2, "Ирек"тә - 47,7, "Камский"да - 45,7, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 41,4 центнер тәшкил иткән. Ә менә сөтне 100 процент товарлылык белән бүген районда ике генә хуҗалык (Сәйдәшев исемендәге, "Касакин" КФХ) сата. Район буенча уртача сатып алу бәясе дә (литры 13,50 сум) уртача республика күрсәткеченнән (14,60 сум) түбәнрәк. Кайбер хуҗалыкларда бу күрсәткеч 13 сумга да тулмый. Сөтнең бәясе иң кыйммәт булган кышкы чорның икътисадый мөмкинлеге ни сәбәпле тиешенчә файдаланылмый?

    - Сүз дә юк, азык берәмлегенә күчергәндә, печәне дә, силос-сенажы да мулдан быел. Ә менә составын, туклыклылыгын тикшерә башласак, азыкның сыйфаты бөтен хуҗалыкларда да бердәй түгел. Әйтик, бер азык берәмлегендәге сенаж составында аксымның микъдары 110 граммнан да ким булырга тиеш түгел. Ә соңгы лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча кайбер хуҗалыкларда ("Вилданов" КФХ, "Алмаз", "Биклән") әлеге күрсәткеч 70 граммга да җитми. Бу төр азык составындагы каротинның микъдары да бер генә хуҗалыкта да нормага (40 грамм) тулмый. Мондый сенажны савым сыерларга бары тик рапс яки көнбагыш түпләре белән баланслап, ферментлар белән баетып кына бирергә кирәк. Кызганычка каршы, бу таләп санаулы гына хуҗалыкларда үтәлә. Силосның да сыйфаты түбән. Составында май һәм серкә кислоталары булган силосны малларга, бигрәк тә ташлатылган сыерларга ашату файдадан бигрәк, зыян гына китерә. Районда иң түбән сыйфатлы силос "Вилданов" КФХ, "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыкларында тупланган. Сөтнең сыйфаты, майлылыгы, аксым микъдары шулардан җыела да инде. Гомумән алганда, шактый хуҗалыкларда күпьеллык үлән басулары, нигездә, микотоксиннар, күгәрек гөмбәчекләре белән зарарланган. Җирне фунгицидлар белән эшкәртүгә тиешле игътибар бирелми. Нәтиҗәдә, азык белән бергә мал организмына агулы токсиннар эләгә. Бу бигрәк тә ташлатылган сыерлар өчен зыянлы. Сыерның ашказаны стенасы ялкынсына, азык эшкәртү кыенлаша, кислота агуы канына сеңә. Сыер ашаган агулы силос аша туачак бозау да агулана. Ә менә печәннең сыйфаты зарланырлык түгел. Барлык хуҗалыкларда да диярлек үләннәр туклыклы матдәләргә иң бай булган кулай срокларда чабылды һәм тиешенчә киптерелеп саклауга куелды. Хәер, саклау шартларына игътибар җитми. Райондагы 3 хуҗалыкта ("Гигант", "Камский", "Ярыш") гына печән бөтен таләпләргә туры китереп, ябык биналарда саклана. Ә менә каротинга иң бай печәнне быел "Ярыш" хуҗалыгында әзерләделәр, чөнки козлятник үләнен әле күгәрек гөмбә белән зарарланырга өлгермәгән өр-яңа басудан чабып алдылар.

    - Инде яшь малларның сакланышын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләргә аерым тукталыйк. 2012 ел нәтиҗәләренә күз салсак, районда барлыгы 5249 баш бозау алынган, шул ук вакытта 199 баш яшь малның үлеменә юл куелган. Иң күп саннар "Тукай азык-төлек корпорациясенә (49 баш), "Алмаз" (31 баш), "Чаллы яшелчәсе"(27 баш), "Ярыш" (20 баш) хуҗалыкларына туры килә.

    - Чыннан да, көтүнең нигезе, ягъни яшь малларның сакланышы тәэмин ителми икән, терлекчелек тармагы яшәүдән туктый. Ә сәламәт, көр бозаулар сәламәт сыердан гына туа. Шуңа күрә ташлатылган сыерларны ашату, асрау шартлары белгечләрнең һәм терлек караучыларның аерым контролендә булырга тиеш дигән сүзне семинар саен кабатлыйбыз. Беренчедән, рационга сыйфатсыз азык керергә тиеш түгел. Катнаш азыкны - күгәрек гөмбәчекләргә һәм микотоксиннарга, сенаж белән силосны - май һәм серкә кислоталарына, жом һәм барданы нитрат һәм нитритларга әледән-әле тикшереп тору зарур. Чөнки яшь малларның үлеменә китерә торган авыруларның 75 проценты ташлатылган сыерларны асрау һәм ашату шартларының тиешле таләпләргә җавап бирмәве белән бәйле. Авыру сыерлардан туган бозауларның азык эшкәртү функцияләре дә зәгыйфь була, туклыклы матдәләрне тиешенчә үзләштерә алмыйлар. Алга таба да үсештә артка калалар, тана булып җитешкәч тә ныгып китә алмыйлар, ясалма орлыкландыруга авыр биреләләр. Андый сыерларның продукция җитештерүчәнлеге дә түбән була. Сәламәт бозау алуны элементар санитария таләпләрен үтәүдән, ягъни ташлатылган сыерларны дизенфекция үткәрелгән, чиста, коры салам җәелгән аерым боксларга күчерүдән башларга кирәк. Туачак бозау организмына туклыклы матдәләрнең - протеин, шикәр, витаминнар, микро һәм макроэлементларның җитәрлек микъдарда керүен тәэмин итү максатында, сыерларның канын көнаралаш биохимик анализга алу зарур. Азыкны витаминлы- минераль катнашмалар белән баетып, баланслап кына бирергә, рационда йод булуын тәэмин итәргә кирәк.

    - Баш белгечләр катнашында күптән түгел булган район семинарында ташлатылган сыерларга файдалы микроэлементлар белән баетылган өстәмә азык катнашмасы бирүнең сәламәт бозау алу өчен әһәмияте турында да җитди сөйләшү булды.

    - Әйе, ташлатылган сыерларга ферментлаштырылган ботка яки патока бирүнең туачак бозауның сәламәтлегенә уңай тәэсире инде кайбер хуҗалыклар ("Тукай азык-төлек корпорациясе", "Чаллы яшелчәсе", Сәйдәшев исемендәге) мисалында расланды. 60 көн дәвамында тәүлегенә 3 литр исәбеннән әлеге төр азыкны биргән очракта, сыерның канында шикәр арта, бавыр эшчәнлеге яхшыра. Иң мөһиме, бозаулар нормаль үлчәүдә, көр булып туалар. Шулай ук бозаулаганнан соң сыерларның мастит белән авыру куркынычы да күпкә кими.

    - Яңа туган бозауларны асрау, ашату шартларына, санитария-гигиена таләпләренә дә тукталыйк.

    - Бозауларны яхшы итеп җилләтелә торган бинада, калын итеп чиста, коры салам җәелгән аерым читлекләргә урнаштыру зарур.Һәрбер секциядә сөт салу өчен аерым савыт һәм кимендә 3 соскалы сөт эчергеч булырга, соскалар һәрдаим дезинфекцияләнергә тиеш. Яңа туган бозауларга бирелә торган сөт бары тик сәламәт сыерлардан гына савылырга тиеш. Шуңа күрә ташлатылган сыерларны да, бозаулаганын да һәрдаим маститка һәм диареяга тикшерергә кирәк. Яшь малларны үстерүнең һәр стадиясендә рацион төзүгә, асрауга һәм төрле авыруларга каршы профилактика чаралары үткәрүгә җаваплылык бердәй булырга тиеш. Терлекчелекне яшәтүнең, сөт муллыгын арттыруның тагын бер мөһим алшарты - нәсел эше, ясалма орлыкландыру белән фәнни нигездә шөгыльләнүнең зарурлыгы турында да онытырга ярамый. Шушы шартларның барысын да төгәл үтәгән чакта гына көтүне көр, сәламәт маллар исәбенә яңарту, югары сыйфатлы продукция җитештерү һәм яшь малларның үлеменә чик кую мөмкин булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: