Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләштеләр

Чәршәмбе көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районында авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсендә катнашты. Анда ул Олы Бутырка авылының гаилә фермасы, Татар Тау Иле авылының товарлыклы-сөтчелек фермасының эшчәнлеге белән танышты. Бездән әлеге семинарга район башлыгы В. Хаҗиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М. Кәримов, Яр Чаллы сөт комбинаты директоры Р....

Чәршәмбе көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районында авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсендә катнашты. Анда ул Олы Бутырка авылының гаилә фермасы, Татар Тау Иле авылының товарлыклы-сөтчелек фермасының эшчәнлеге белән танышты. Бездән әлеге семинарга район башлыгы В. Хаҗиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы М. Кәримов, Яр Чаллы сөт комбинаты директоры Р. Кәримов, "Чаллы-Бройлер" җәмгыятенең башкарма директоры Җ. Хәсәнов, "Кама-Бекон" җәмгыяте генераль директоры Ф. Мәгъҗанов, хуҗалык җитәкчеләре чакырылган иде.

Видеорежимда узган семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтовның агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең 2012 елгы нәтиҗәләре буенча чыгышы тыңланды, быелгы язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрү буенча бурычлар билгеләнде.

Республикабыз аграрийлары, төркемнәргә бүленеп, берничә көн дәвамында питрәчлеләрнең тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы язгы кыр эшлђренђ ђзерлек язгы кыр эшлђре