Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Оешмалар терлек азыгы әзерләүдә ярдәм итә

Көндә явып торган яңгырлардан соң көн аязып, кояш чыгу белән авыл хезмәтчәннәре терлек азыгын әзерләүгә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 июльгә район буенча барлыгы 4 мең ярым тонна печән, 24 мең ярым тонна сенаж әзерләнгән.

Шул рәвешле бер баш терлеккә 7,45 центнер азык берәмлеге туры килә. Иң күп, 500-600 тонна печән әзерләгән хуҗалыклар исемлегендә «Гигант», «Биклән» җитештерү кооперативы, Сәйдәшев исемендәге һәм «Алмаз» хуҗалыклары. Башка хуҗалыклар белән чагыштырганда печәнне иң аз әзерләүчеләр - «Камский» җитештерү кооперативы белән «Тукай азык-төлек корпорациясе» хуҗалыклары. Сенаж салу буенча куелган планны яхшы үтәүчеләр рәтендә «Алмаз», «Ярыш», «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыклары. Терлек азыгы әзерләүдә районның төрле оешмалары, җирлек җитәкчелеге дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итте. Бүгенге көндә дә яфраказык җыю дәвам итә. Бу мөһим эшкә эшче куллар бик кирәк. Районның «Җир бюросы» коллективы да әлеге эштән читтә калмады. Узган атнаның җомга иртәсендә алар үз эш кораллары белән «Камский» җитештерү кооперативына килеп, хуҗалыкка терлек азыгы әзерләүдә ярдәм иттеләр. «КамАЗ» машинасы белән кайтартылган, яңа гына чабып алынган люцерна өеме сыйфатлы булып кипсен өчен тиз арада ангарга кертеп урнаштырылды», - дип хәбәр итте «Җир бюросы» белгече Ирина Днепрова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы

2
X