Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре башланды

Карлар эреп, басулар ачылгач иртәнге таң белән игенчеләр уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын тукландыруга керештеләр. Бу эшне районда 21531 гектарда башкарасы, шуның 10488 гектарын уҗым, 11043 гектарын күпьеллык үлән культуралары тәшкил итә. Беренчеләрдән булып кырга "Чаллы яшелчәсе", Тукай азык-төлек корпорациясе механизаторлары чыкты. 16 апрельгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына...

Карлар эреп, басулар ачылгач иртәнге таң белән игенчеләр уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын тукландыруга керештеләр. Бу эшне районда 21531 гектарда башкарасы, шуның 10488 гектарын уҗым, 11043 гектарын күпьеллык үлән культуралары тәшкил итә. Беренчеләрдән булып кырга "Чаллы яшелчәсе", Тукай азык-төлек корпорациясе механизаторлары чыкты. 16 апрельгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда "Чаллы яшелчәсендә" 300 гектар күпьеллык үлән һәм 100 гектар уҗым тукландырылып тырмаланды. Ә азык-төлек корпорациясендә 1800 гектар күпьеллык үләннең 500 гектары тукландырылды инде. Шул ук вакытта игенчеләр орлыкларны язгы чәчүгә әзерләүгә керештеләр. Бу эш "Гигант", "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыкларында һәм "Кама" агрофирмасында оешкан төстә дәвам итә. "Кама" агрофирмасында орлыкларның 73 проценты инкрустацияләнде инде. "Гигант"та бу эш - 19, "Чаллы яшелчәсендә" 11 процент тәшкил итә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр эшлђре

2
X