Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен күбрәк игәчәкләр

Һәр дүшәмбе район хакимиятендә үтүче атналык киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге турында сүз алып баруы гадәти бер әйбергә әйләнде. Әлбәттә, сүз өчен генә түгел бу. Бүгенге кырыс шартларда һәм якынлашып килүче язгы кыр эшләре алдыннан хуҗалыкларның көчен, ресурсларын белеп тору өчен кирәк ул. Быелгы язның республика игенчеләре...

Коры саннарга караганда, хуҗалыкта эшләүче кешеләр, җитәкчеләр белән күрешеп аралашу үзе үк күп нәрсәне тирәннән ачып күрсәтә. Аннары, аларның эшен күргәч, кәгазьдә язылган белән чынбарлыкның туры килү-килмәве дә ансат кына беленә.

- Быелгы әзерлек узган елга караганда яхшырак. Менә шундый сүзләр белән каршы алды мине «Новотроицкое» бүлекчәсе җитәкчесе Равил Илдарханов.

Язга 12 тырманың барысы да әзерләнгән, шуларның 5есе - чит ил маркалы. Бүлекчә паркында үзебезнең илдә җитештерелгән һәм чит ил маркалы «Нью Холланд», «Маккормик» ише тракторлар бар. Булган уҗымнарны тырмалау өчен штригельле 2 тырма агрегаты да әзер. Алар ярдәмендә чүп үләннәре белән актив көрәшеп була, нәтиҗәсе дә яхшы.

- Кырлар кардан чистарып, көннәр бераз җылыту белән уҗымнарны тукландыруга чыгарга уйлыйбыз. Барысы да әлегә һава торышына барып тоташа, - ди Равил Фәйзыхан улы.

Тукландыруга камалылар ике «Туман» дип аталучы пневмойөрешле тракторда чыгачаклар. Алар да эшкә әзер булып, гараж мәйданчыгында үз вакытын көтә. «Новотроицкое» бүлекчәсендә булган 1554 гектар көзге бодай уҗымының, көздән 502 гектарын тукландырып калдырганнар. Камалылар шикәр чөгендерен игүче хуҗалык буларак, бүлек җитәкчесе бу хакта да сөйләп үтте.

- Быел без бүлекчә җирләрендә 1268 гектар шикәр чөгендере үстерәчәкбез. Шикәр чөгендере мәйданын арттырдык. Узган елга караганда бу язда әлеге культураны 350 гектарга күбрәк игәчәкбез. Әлеге эшне 24 рәтле «Джон Дир» чәчкече белән башкарачакбыз, - диде җитәкче.

Чәчеләчәк шикәр тамырын исә катнаш ашлама (гади һәм катлаулы ашламаларны катыштыру ысулы белән алынган комплекслы минераль ашлама) белән тамырдан тукландырачаклар. Әлеге катнашмада үсентеләр өчен барлык туклыклы матдәләр булганга, быел бүлекчә җитәкчеләре чөгендер басуын тракторда бер генә тапкыр урачаклар. Моңарчы, төрле төрдәге ашламаны аерым кертергә тиеш булганга, бу эшне алар ике тапкыр эшләгәннәр. Шуңа бәйле чыгымнары күбрәк булган. Сүз уңаеннан, бүлекчәгә кирәк кадәрле ашлама да кайтарылып беткән. 566 тонна аммиак селитрасы саклагычларда үз урынын алган. Ягулык-майлау материалларын кайтарту буенча да «Кама» агрофирмасы җитәкчелеге сөйләшүләр алып бара.

Реклама

- Башка еллардан аермалы буларак, быел үзебезнең техниканы үзебез төзәттек. Шуның аркасында егетләребез кышкы айларда эш белән тәэмин ителде. Моңарчы тракторларны, башка төр техниканы «Финагротрейд»ка илтә идек. Әлеге вакытка гаражда булган авыл хуҗалыгы машиналарының барысы да төзек дияргә була, - дип әйтте Равил Илдарханов.

- Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, «Новотроицкое» бүлекчәсендә барлыгы 30 кеше эшли. 35 яшькә кадәрле яшьләр дә, уртача яшьтәге пенсионерлар да бар. Чәчү вакытына бүлекчәгә Башкортстан республикасыннан эшчеләр килергә тиеш. Эшчеләргә хезмәт хаклары шөкер, вакытында түләнеп бара. Агрофирма буенча уртача хезмәт хакы 18 мең 979 сум тәшкил итә. Аннары, быел чөгендердә эшләүчеләргә премия түләү дә каралган, - диде бүлекчә җитәкчесе.

Агрофирмада уңдырышлылыкны арттыру турында уйлап эшлиләр

«Кама» агрофирмасының «Игенче», «Мәгариф» бүлекчәләрендә дә эш кызу бара. Ләкин агрофирмада техника төзәтү, ягулык-майлау материаллары, ашлама кебек ресурслар белән тәэмин ителеш турында гына уйламыйлар. Әйтик, предприятиедә үсемлекләрне тукландыруга аерым игътибар бирелә. Үткән елда 1 мең гектар уҗым басуына, бу елда 2 мең гектар пар җиренә гектарына 30 тонна исәбеннән кош тизәге керткәннәр, туфракка уңай йогынтысы булган горчица һәм донник чәчкәннәр.

- Бүгенге көндә югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү буенча кыенлыклар бар. Агрономия һәм югары технологияле җиһазларга хезмәт күрсәтү буенча белгечләр җитми, - дип, «Кама» агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов булган проблемаларны да яшермәде.

Язгы кыр эшләрендә исә агрофирма буенча 60 трактор, 7 чәчү комплексы, 9 бөртек чәчү агрегатлары катнашачак. Рәшит Васил улы сүзләренә караганда, язгы кампаниягә җәмгысы 126 миллион сум акча кирәк булачак.

Чәчеләчәк культураларга килгәндә, «Кама» буенча барлыгы 3017 гектар шикәр чөгендере, 911 гектар борчак, «Челны-Бройлер» җәмгыяте өчен 274 гектарда люпин чәчәргә планлаштырыла. Сүз уңаеннан, шикәр чөгендере үткән ел белән чагыштырганда 555 гектарга, борчак 471 гектарга күбрәк игеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында

2
X