Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бөтен көчне – азык туплауга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 июльгә районда һәр шартлы терлеккә 8,33 центнер азык берәмлеге күләмендә азык тупланды. "Вилданов" КФХ, "Ярыш", "Ирек", "Гигант" хуҗалыклары тырышлыкны арттыра баралар, уртача район күрсәткеченнән югарырак дәрәҗәгә ирештеләр. Аларда һәр шартлы терлеккә 16,57-11,9ар центнер азык тупланды. Азык балансында печән һәм сенаж мөһим...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 июльгә районда һәр шартлы терлеккә 8,33 центнер азык берәмлеге күләмендә азык тупланды. "Вилданов" КФХ, "Ярыш", "Ирек", "Гигант" хуҗалыклары тырышлыкны арттыра баралар, уртача район күрсәткеченнән югарырак дәрәҗәгә ирештеләр. Аларда һәр шартлы терлеккә 16,57-11,9ар центнер азык тупланды. Азык балансында печән һәм сенаж мөһим урын били. Бу төр азыкларны әзерләүдә "Алмаз", "Вилданов", "Чаллы яшелчәсе", "Ярыш" хуҗалыклары үрнәк күрсәтә, "Вилданов" КФХ кышлату чорына 760 тонна печән, 2700 тонна сенаж әзерләп, малларны тук кышлатуга җитди адым ясады. "Ярыш" хуҗалыгында эш темпы югары. Көннәр матур торганда, монда 3500 тонна сенаж, 500 тонна печән әзерләнде. Бу хәл малларны төгәл рацион белән ашатуга, продукция алуны арттыруга ышанычны арттыра.

Кайбер хуҗалыкларда "вакыт бар әле, өлгерербез", дигән караш яши, шул сәбәпле, әйбәт көннәрне кулдан ычкындыралар. Моны "Тукай азык-төлек корпорациясе"ндә, "Камский"да очратырга була.

Районда витаминлы һәм яфраказык әзерләү оешкан төстә бара. Бу төр азыкларны туплау планы яртылаш үтәлде. "Чаллы яшелчәсе", "Алмаз", Сәйдәшев исемендәге, "Ирек" хуҗалыклары яшь малларны җитәрлек күләмдә витаминлы һәм яфраказык белән тәэмин иттеләр.

Терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен һәр терлеккә тупас һәм сусыл азыклардан 26,7 центнер күләмендә азык туплау бурычы тора. Бүгенгә аның өчтән бер өлеше генә үтәлгән. Шуңа күрә азык әзерләүгә бөтен көчне туплау, вакыттан дөрес файдалану таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азык туплау