Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арпа чәчәләр

Көннәрнең кызу торуы туфракның өлгерүен тизләтте. Хуҗалыкларда кыр эшләре көннән-көн киңрәк җәелә. Күпчелек хуҗалыклар, күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлләп, туңга сөрелгән һәм пар җирләрендә дым каплатуга керештеләр. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру да уңышлы дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 апрельгә районда 10,6 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән тырмаланган (бу планга карата 92 процент), аның 6915 гектары тукландырылган (үтәлеш - 66 процент). Механизаторлар 21814 гектарда туңга сөрелгән җирләрне тырмаладылар. Бу пландагының 35 процентын тәшкил итә. Мәгълүматлар исемлегендәге 13 хуҗалыкның 8е күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамлады. "Вилданов" КФХ, "Ирек" хуҗалыкларында бу эшне тизләтәсе бар. Уҗым культуралары, көз коры килгәнлектән, кайбер хуҗалыкларда язга зәгыйфь чыкты. Аларны көрәйтү өчен, һичшиксез, яхшылап тукландыру сорала. "Камский", "Биклән" хуҗалыклары арыш һәм көзге бодай чәчүлекләрен тулысынча тукландырдылар. "Вилданов" КФХ, "Камская Нива" җәмгыяте дә мул уңыш алу өчен үсемлекләрне вакытында тукландыруның әһәмиятен аңлап эш итәләр. Кырларда язгы чәчү башланып китте. "Чаллы яшелчәсе", "Камский", Тукай азык-төлек корпорациясе игенчеләре беренчеләрдән булып бөртекләрне яхшылап эшкәртелгән җир куенына салдылар. 24 апрельгә "Чаллы яшелчәсе" - 250, "Камский" - 30, Тукай азык-төлек корпорациясе - 30 гектар арпа, 60 гектарга, ашлама кертеп, солы чәчтеләр инде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чђчњ язгы кыр эшлђре

2
X