Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Алмаз” хуҗалыгына яфраказык әзерләүдә булыштылар

Кнәзлеләр авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова белән берлектә, мәдәният йорты, китапханә, «Лебедушка» белән «Солнышко» балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, коммуналь хуҗалык эшчеләре, «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Алмаз» хуҗалыгына яфраказык әзерләргә булыштылар. Әлеге өмәгә шулай ук авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова җитәкчелегендә шилнәбашлылар да бердәм булып чыктылар.

Көн саен иртәнге 8дә билгеләнгән урыннан «Алмаз» хуҗалыгы биргән автобуста урманга чыгып, өмәчеләр көче белән кышка шактый гына себерке бәйләме әзерләнде. Бозаулар өчен яшь ботакларны өмәчеләр "Татарстан" совхозы поселогы урманыннан җыйдылар. Балталар, пычкылар белән чабып алынган ботакларны КамАЗ машинасына төяп, махсус урынга илтеп, күләгә урыннарга саклауга куйдылар. Шулай итеп, хуҗалык малларына кышка кирәкле витаминнарга бай булган менә дигән яфраказык әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы туплау