Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ашламаны самолет белән дә кертәләр

Бу көннәрдә "Кама" агрофирмасы, "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары уҗымнарга, шикәр чөгендере җирләренә ашлама кертү белән мәшгуль. "Кама" агрофирмасы бер атна элек 1600 гектар шикәр чөгендере җирен һәм 100 гектардагы уҗымны тукландыруга алынган. Әлеге эшне алар "Туман" агрегаты ярдәмендә башкара. "Ашлама кертү өчен без һава техникасыннан да файдаландык. Очкыч ярдәмендә кырларга...

Бу көннәрдә "Кама" агрофирмасы, "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары уҗымнарга, шикәр чөгендере җирләренә ашлама кертү белән мәшгуль.
"Кама" агрофирмасы бер атна элек 1600 гектар шикәр чөгендере җирен һәм 100 гектардагы уҗымны тукландыруга алынган. Әлеге эшне алар "Туман" агрегаты ярдәмендә башкара. "Ашлама кертү өчен без һава техникасыннан да файдаландык. Очкыч ярдәмендә кырларга ашлама чәчеп чыктык," - диде хуҗалык җитәкчесе Фәнис Газетдинов.
"Тукай азык-төлек корпорациясе"ндә 2000 гектардагы уҗымнарны тукландыруга исә 30 мартта тотынганнар. Хуҗалык эшчеләре кичке сәгать сигездән алып иртәнге сәгать тугызларга-уннарга кадәр җиргә ашлама кертәләр. Уҗымннан кала "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең 1800 гектар җирендә күпьеллык үләннәр дә бар. Якын арада аларны тукландыруга керешәчәкләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X