Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Юлларда яшел йөкләр

Басу юлларында - әрҗәсенә вакланган яшел үлән төягән машиналар. Алар басудан - сенаж базына, җәйге лагерьлардан малларга азык илтәләр. Эссе көннәрдә көтүлекләр шактый такырайды, сыерларга табигый азык җитми. Өстәмә азык кирәк. «Гигант» хуҗалыгында өстәмә азык ташу өчен бер «КамАЗ» машинасы билгеләнгән. Ул көн саен 15 юл азык китерә.

Без авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Руфил Якупов белән Кнәз авыл җирлегенә барышлый юл кырыендагы люцерна басуына кердек. КСК-100 агрегаты туктап тора иде. Техника ватылмадымы икән дип механизаторлар янына атлыйбыз. Төшке тәнәфес вакытына туры килгәнбез. Механизаторлар тамак ялгап алган арада эш барышы хакында сөйләшәбез. Арадан комбайнчы Семен ага Захаровны танып алам. Урысча сүз башлауга ул татарча сөйләшеп китә. Күптәннән лаеклы ялда икәнен, 72 яше белән барса да, җаны түзмәгән, электән үзе эшләгән «КСК» комбайнына утырып басуга чыккан. Хәтерлим, әлеге техникасын 8 ел элек үз йөреше белән Казаннан алып кайткан иде. Һәр елны терлек азыгы әзерләүдә катнашты. Бер кулда булып, карап эшләткәч, техникасы бүген дә сафта, яхшы эшли. Хәер, Семен дәдәй башка техниканың телен дә әйбәт белә. Язын-көзен кырда инде. Җир эшкәртүдәме, терлек азыгы әзерләүдәме - һәркайсын төгәл итеп башкара, механизаторлык стажы ганы 50 елдан артык. Көче бар чагында туплаган бай тәҗрибәсен яшьләр белән теләп уртаклаша. Соңгы вакытта техника яңара, байтак кына яшьләр килде. Әнә янәшәсендә яшь тракторчы Павел Савчук. Семен аганы хөрмәтләп, остазым дип атый. Павел мәктәпне тәмамлагач, берничә ел фермада маллар караган. Аннан соң Яңа поселогындагы механизаторлар әзерли торган Сарман агролицее филиалын тәмамлый. Язгы чәчүне үткәргәч, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов, яшь механизаторга (авыл кияве, хатыны Рәзилә - сыер савучы) зур ышаныч баглап, өр-яңа «Беларусь» тракторына утырта. Павел стазы Семен ага Захаров белән көн саен люцерна кишәрлеген чабып, яшел масса итеп ферма малларына озата. «Без малларны белгечләр кушканча җәйге рацион белән тулы тәэмин итәбез. Сөтне киметүгә юл куймыйбыз. Акча кеременең төп өлеше сөттән булуын яхшы беләбез», - диләр терлек азыгы әзерләүче механизаторлар. Без аларга эшләрендә уңышлар теләп, башка хуҗалыкларга юнәлдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы әзерләү