Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ярминкәдә – көзге нигъмәтләр

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышлап, Яр Чаллы шәһәрендә үткән шимбә ярминкәсе гөрләп торды.

Көне дә аяз, салкынча. Иртән үк авыл агайлары, ак альяпкычларын киеп, тумран өстендә ит ваклыйлар: сатып алучыга үзе ошаткан калҗасын сайлап алырлык булсын. Җиңел машина өстендәге җәймәдә - каз, үрдәк, тавык, күркә түшкәләре. Балчылар пыяла банкаларга салынган төрле-төрле балларын тәкъдим итәләр. Иртән үк ярминкә җанлана, алучылар кул арбасы, олы сумкалар белән үзләренә кирәкле товарны сайлый башлыйлар.
Мин "Бәйрәм белән сезне, чаллылылар" дип язылган сәүдә палаткасы янына тукталам. Анда берничә бүлемдә Әгерҗе азык-төлек сәүдәсе хезмәткәрләре сату итә. Алар төрле камыр ашлары, шикәр комы һәм башка ризыклар алып килгәннәр. Район кулланучылары җәмгыяте рәисе урынбасары Әлфирә Әминова график буенча ике атнага бер тапкыр килеп сату итүләре, ризыкларын шәһәр халкы яратып алуы турында сөйләде. Ярминкәдә районыбыз хуҗалыклары, азык-төлек җитештерүче сәнәгать предприятиеләре, шәхси хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр продукциясе күпләп куелган иде. Әйтик, "Чаллы-Бройлер" җәмгыятьнең ике автокибете янына чират тезелгән. Монда кибеттәгедән шактый арзан бәягә тавык итеннән җитештерелгән ризыклар сатып алырга була. Халык бүтәкә, ветчина, казылыкларны - барысы 15 төрле азыкны яратып ала. Кибетләрдәгегә караганда, аларның килосы 30-40 сумга очсызрак. Арырак Чаллы сәүдә базасы үз товарын тәкъдим итә. Карабодай ярмасының килограммын - 40 сумга, солы, бодай, арыш, арпаны - 6 сумга, бәрәңгене - 8, кишерне - 10, кәбестәне 6 сумга сата.
Карабодай ярмасы һәм солы сатып алган 81 яшьлек хезмәт ветераны Рубис Сәгъдиев белән сөйләшеп алам. Ул - төп Чаллы кешесе, заманында Чаллы тегү фабрикасында кием кисүче-тегүче булып эшләгән. "Ярминкәне оештыручыларга рәхмәт. Җаның теләгән азык-төлекне рәхәтләнеп сайлап аласың. Арзан һәм яхшы сыйфатлы. Үзем дә дару өчен дип солы алдым әле менә", - дип сатучыларны мактап алды. Иске Абдул, Түбән Суыксу, Бәтке, Кнәз авыл җирлекләреннән килгән шәхси хуҗалык ияләре сыер, тана, каз, үрдәк, дуңгыз итләре саталар. Түбән Суыксудан Наилә Әхмәтшина улы белән хуҗалыгында 15 баш үгез тәрбияләп үстергән. Итен 210 сумнан 250 сумга кадәр бәяли. Иске Абдулдан Гөлнәзирә Галимҗанова алып килгән хәләл тана итен яратып алалар.
Бер төркем ир-ат "хәләл тай ите" дип язылган өстәл янында туктала. Сатучысы Илшат Шәйдуллин белән әңгәмә корам. Ул Түбән Суыксуда атлар үрчетү белән шөгыльләнә башлаган. Бүгенге көндә хуҗалыгында 5 эш аты бар. Киләчәктә республикада атчылык тармагын үстерү программасына таянып, хуҗалыгын киңәйтергә, атларның баш санын арттырырга исәпли. Илшат хатыны Кәримә белән үз шөгылен булдырган. "Атларны яратам. Акыллы хайван. Авыл тирәсендә эш җитәрлек аларга", - ди Илшат һәм сайлаган эшен тырышып дәвам итәсенә шикләнми. Елкы итенә һәрвакыт сорау күп булачак.
Чаллының Күзәнәкле бетон заводы бистәсе, Сарман трактында һәр шимбәдә үтә торган ярминкәдә Тукай авыл эшчәннәреннән тыш, Мөслим, Минзәлә, Менделеев, Әгерҗе районнары кулланучылар җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәрләр сату итте. Чаллылылар кышка яшелчәсен, бәрәңгесен җитәрлек күләмдә әзерли алалар. Ярминкәләр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев