Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы сабан культураларын чәчү тәмамланды

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика игенчеләре алдында бу атнада язгы сабан культураларын чәчеп бетерү бурычын куйды. Шул ук вакытта туфракта булган дымны саклап калу, моның өчен тиешле агротехник чараларны - җирне тырмалау эшләрен уздырырга кирәклегенә басым ясады. Бу араларда тотрыклы булган эссе һава торышында дымны...

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика игенчеләре алдында бу атнада язгы сабан культураларын чәчеп бетерү бурычын куйды. Шул ук вакытта туфракта булган дымны саклап калу, моның өчен тиешле агротехник чараларны - җирне тырмалау эшләрен уздырырга кирәклегенә басым ясады. Бу араларда тотрыклы булган эссе һава торышында дымны саклап калу республика игенчеләре өчен көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Район игенчеләре дә моны аңлап эшне кызу тота. Барлык хуҗалыклар оештырылган төстә чәчү эшләре алып бара. Алар арасында "Чаллы яшелчәсе", "Гигант", "Биклән", "Камский", "Алмаз" хуҗалыклары язгы сабан культураларын 100 процент чәчеп бетергән. "Вилданов", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Ярыш", "Кама Бекон", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар язгы культураларны чәчүне бүген тәмамлый. Монан кала, "Чаллы яшелчәсе" җәмгыятендә яшелчә, башлыча кәбестә, кишер, аш чөгендере чәчү эшләре тулы күәт белән бара. "Чаллы яшелчәсе" белән бергә "Тукай азык-төлек корпорациясе" беренчеләрдән булып кукуруз чәчүгә кереште. "Чәчү генә аз, игенне үстерү, саклап калу өстендә дә шактый эш алып барырга кирәк. Чәчәкәч тә шытып чыккан яшь үсентеләрне бөҗәкләрдән саклау өчен басу кырыйларын махсус препаратлар белән эшкәртеп, мул уңыш алу өчен тукландыру эшен вакытында үтәп, кайгыртырга кирәк," - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев