Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы бөртекле культураларны чәчү 52 процентка башкарылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының барысы да чәчүгә чыккан.

Хуҗалыкларның җитештерүчәнлекләре бер тәүлеккә 3,6 мең гектарга кадәр җитә. 15 май иртәсенә районда язгы чәчү 43 процентка башкарылган. Шул исәптән 16,7 мең гектарда язгы бөртекле культуралар, 2 мең гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы кишер чәчүгә керешкән, бүгенге көндә 15 гектар чәчелгән. Минераль ашламалар кертү соңгы гектарларда бара, бүгенгә 20,9 мең гектарда эш башкарылган. 70,1 мең гектар мәйдан тырмаланган, бу пландагы мәйданның 87 проценты дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре авыл хуҗалыгы язгы чәчү Якты юл Тукай районы