Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ярминкәләр дәвам итә

Чаллыда һәр шимбә саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Аларның кайберләре махсус ризыклар, әйтик, бал, бәрәңге, яшелчә, ит әйберләренә багышлана. Үткән шимбәдәгесендә ит һәм ит ризыкларына өстенлек бирелгән иде. Моны Сарман трактында уза торган ярминкәдә ачык күрдек. Шәһәр халкы иркенләп сыер, кош-корт, дуңгыз итеп сайлап ала.

Әнә Бордыбаш авылыннан фермер Илдус Борһанов улы Алмаз белән түшкәсе-түшкәсе белән сыер ите алып килгәннәр. Сату арасында Илдус белән сөйләшеп алам.

- Минем 100 гектар җирем бар. Авылдашым Марат Мифтахов белән, килешеп, җирне эшкәртәбез, терлек азыгы һәм бөртекле ашлык, бәрәңге җитештерәбез. 6 баш сыерым, 30 баш кышлау малым, сарыкларым бар, - диде ул һәм бүкәндә түшкәне аерым кисәкләргә турарга тотынды. Ите әйбәт, килограммын уртача 230 сумга сата. Сатып алучылар да мактый-мактый үзенә ошаган калҗасын сайлый.

Сатучылар рәтендә каз-үрдәк түшкәләре бик күп. Татар халкы элек-электән каз үстерергә ярата. Җәен һәр авылның су буйлары ак каз, сары йомгак кебек бәбкә төркемнәре белән тулы иде. Менә кар явып, туңдырып җибәргәч, авылларда каз өмәләре узды. Муллыкның нәтиҗәсен ярминкәдә ачык күрәбез. Новотроицкое авылыннан Г. Ибраһимова, Минзәлә районы Тупач авылыннан Н. Солтанов һәм башкалар 100дән артык каз үстерүләрен әйтәләр. Бер каз түшкәсен 900-1000 сумга, каклаган казны 1400, күркәне 2400 сумга алырга була.

Шәһәрдәшләребез каз түшкәләрен яратып алалар. Мин берничә сатып алучы белән сөйләшеп алам. 40 елдан артык силикат кирпеч заводында һәм төзелештә эшләгән дүрт бала анасы, хезмәт ветераны Зиновия Козырева ярминкәдән сумка тутырып ит ризыклары алып кайта.

- Миңа, пенсионер кешегә, бик файдалы әлеге ярминкәләр, кибеттәгегә караганда 20-30 сумга арзанрак, сыйфаты да әйбәт. Сыер ите, атланмай, каз сатып алдым. Ярминкәне оештыручы республика, шәһәр һәм район җитәкчеләренә рәхмәтемне әйтәм. Шундый ук фикерләрне сатып алучы ветераннар Роберт Васильев, Радик Җәләевлар да хуплады.

Реклама

Ит эшләнмәләре сата торган автокибетләр янында да халык күп иде. "Чаллы-Бройлер", "Чаллы ите" җәмгыятьләре үз ризыкларын тәкъдим итә. "Чаллы-Бройлер" җәмгыяте ярминкәгә 15 төрле тавык ите ризыклары алып килгән. Бәяләре дә кулай - тавык муенының килосы 41 сум, чебеш - 94, суытылган филе - 152, тавык котлеты - 104, аш җыелмасы - 57, бот ите - 84 сум. Ризыкларны халык чират торып ала.

Умартачылар да үз продукцияләрен чыгарганнар, өч литрлы банка балны 1300 сумнан саталар иде.

Ярминкәдә - быелгы көзге муллык. Азык-төлекнең җаның теләгәнен сатып аласың. Авыл кешесенә дә, шәһәр халкына да бик уңай.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, үткән ярминкәдә район кооператорлары һәм фермерлары барлыгы 14 млн 420 мең сумлык продукция сатканнар, шуның эченнән 6 млн 250 мең сумы - сыер итенә, 3 млн 410 мең сумы дуңгыз итенә туры килә. Авыл җирлекләреннән продукция ташуда 53 машина катнашкан. Шәһәр хакиме В. Шәйхразиев ярминкәләрне оештыруда һәм үткәрүдәге хезмәтләре өчен район башлыгы В. Хаҗиевка, хезмәтчәннәргә Рәхмәт хаты юллаган.

Халык ихтыяҗын искә алып, ярминкәләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X