Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ветеринарлар яфраказык әзерли

Һәр елдагыча быел да район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка яфраказык әзерләүдә ярдәмгә килделәр. Иректаң авылы янындагы урман быел да аларны үз итеп каршылады.

Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Әнсәр Әбделманов белән урман кырыеннан аның саф һавасына, илаһи тынлыгына, ара-тирә кошлар сайравына сокланып бара торгач, иркен бер аланлыкка килеп чыктык. Кайчандыр утынга ихтыяҗ зур чагында, монда, ихтимал, зур гына делянка булгандыр, агачларын кискәч, яшь үсентеләр баш калкыткан, куаклар үскән. Урманчы рөхсәте белән яшь малларга шушы урыннан яфраказык әзерлиләр. 14 июнь иртәсендә, сәгать 10нар тирәсендә эшнең гөрләп барган мәленә туры килдек. Егермеләп хезмәткәр, кулларына балта, пычак тотып, ямь-яшел яфраклы юкә, өрәңге агачларының яшь ботакларын кисеп, кечкенә өемнәргә өя. Берничәсе, әлеге ботакларны кечкенә бәйләмнәргә җыеп, себерке итеп бәйли. Әнсәр Әхәт улы, яфраказык өемнәренә күз төшереп, хезмәткәрләренә аңлата: "Эшебез үрнәк булсын өчен, юанлыгы 1,5, буе 30-50 сантиметрлы яшел яфраклы ботакны яки яшь агач очын кисеп алабыз һәм 30-40 сантиметр калынлыкта себерке итеп бәйлибез. Фермага алып кайткач, абзар эченә күләгәле урынга элеп куябыз. Шул чагында гына туклыклы болын печәненә тиң азык әзерләнә". Чыннан да, кышын ямь-яшел себеркене бозаулар ифрат ярата. Аның составында кальций, каротин кебек матдәләрнең булуы яшь терлек үсешенә уңай йогынты ясый.

Реклама

Баш ветеринария табибы, хезмәттәшләре эшеннән канәгать калып, күрсәтмәләрен биргән арада, яфраказык әзерләү бригадасы бригадиры Иван Панфилов берләшмә механигы, "КамАЗ" шоферы Рәмзил Зариповка өемнәрдәге себеркеләрне төйи башларга кушты. Үзе, "КамАЗ" әрҗәсенә басып, себеркеләрне тәртип белән урнаштыра башлады. Эш барышында Иван Гордеевичтан күпме яфраказык әзерләргә җыенулары белән кызыксынам. Ул Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктагы 800 баш бозауның һәркайсына кышка 10-15әр данә исәбеннән яфраказык себеркесе кирәклеген әйтте. "Безнең хезмәтебез шул бурычны үтәүгә керткән өлешебез булыр", - диләр яфраказык әзерләүче ветеринария хезмәткәрләре. Аларның матур үрнәге районның башка оешмаларында да теләктәшлек табар һәм район хуҗалыкларындагы яшь малларга яхшы сыйфатлы азык запасы туплауга саллы өлеш булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы терлек азыгы ђзерлђњ яфраказык

2
X