Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракта кем ничек эшли?

Августның беренче ункөнлегендәге яңгырлар урып-җыю эшләрен шактый тоткарлады. 13 августка район буенча бөртекле культураларның 20 мең гектардан артыгы урып-җыелды. Бу исә бөтен мәйданның 44 проценты дигән сүз. Көн саен кырларда 91 комбайн эшли, һәр көнне 1261 гектар урып суктырыла, гектардан уртача уңыш - 17,2 центнер. Быелгы корылыклы елда уҗым культураларыннан...

Августның беренче ункөнлегендәге яңгырлар урып-җыю эшләрен шактый тоткарлады. 13 августка район буенча бөртекле культураларның 20 мең гектардан артыгы урып-җыелды. Бу исә бөтен мәйданның 44 проценты дигән сүз. Көн саен кырларда 91 комбайн эшли, һәр көнне 1261 гектар урып суктырыла, гектардан уртача уңыш - 17,2 центнер. Быелгы корылыклы елда уҗым культураларыннан чагыштырмача тотрыклы югары уңыш җыела. Арыштан - 22,4, көзге бодайдан - 19,7 центнер. "Алмаз" АХП, фермер Миңнеханов КФХ районда беренчеләрдән 13 августка урып-җыю эшләрен төгәлләделәр. Хәзер киләсе ел уңышы өчен туңга сөрү киң җәелә. "Гигант", Тукай азык-төлек корпорациясе, "Ярыш" игенчеләре көннән-көн эш темпын арттыралар. Гигантлылар бөтен мәйданның 95 процентында урып-җыюны төгәлләделәр, гектардан 24,5 центнер уңыш чыкты.

Көннәр аяз торганда, эш темпын бермә-бер арттыру сорала. Урып-җыю белән бергә орлык салу, көзге чәчү, терлек азыгы туплау һәм туңга сөрү эшләрен һич кенә дә кичектерергә ярамый. Урып-җыю комплексының төгәл эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр эшлђре кљндђлеге