Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ТР авыл хуҗалыгы формированиеләре кредит бурычлары буенча йөкләмәләрен өчтән бергә киметә алдылар

Күптән түгел, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды.Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда агросәнәгать комплексының үсеше турында сөйләде. Авыл...

Күптән түгел, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды.Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда агросәнәгать комплексының үсеше турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 157 млрд. сумлык булды, диде ул, шулай ук җитештерүдә уңай динамикалы муниципаль районнарны атап китте, болар Тукай, Яшел Үзән, Азнакай, Әтнә, Әлмәт, Баулы кебек районнар. Тискәре динамикалы районнар арасыннан Чирмешән, Питрәч, Норлат, Яңа Чишмә һәм башка районнар.Марат Әхмәтов шулай ук, республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре, елның коры килүенә дә карамастан, 2013 елда кредит бурычлары буенча үз йөкләмәләрен өчтән бергә киметә алдылар, дип билгеләп китте.
(Мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды)

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев