Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техника ремонтлау дәвам итә

18 декабрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре Әгерҗедә 2021 ел сезонына техника әзерлеге буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнаштылар. 

Идарә башлыгы Рәшит Хәбетдиновның хәбәр итүенчә, Тукай районы авыл хуҗалыгы пред-приятиеләрендә бүген 565 трактор, 117 комбайн, 22 терлек азыгы җыю комбайны, 233 чәчкеч, 40 чәчү комплексы, 180 культиватор, 22 катнаш агрегат исәпләнә. 
Быел 11 яңа трактор сатып алынды. Аларның 4есе югары куәтле тракторлар. Шулай ук 4 «ДОН-680» комбайны, 2 «СЗП-3,6» агрегаты, 2 «Амазон» чәчү комплексы, 1 берәмлек үзйөрешле «Магдон-155» чапкычы, 7 тырмалау агрегаты алынды.
Парк яңартылып торса да, хәзерге көндә барлык тракторларның яртысы 8 елдан артык эшләгән, 82 комбайн 10 елдан артык, 80 чәчкеч агрегаты 10 елдан артык хезмәт иткән. Шуңа күрә техниканы ремонтлауга аерым игътибар бирелә. Бүген тагылма агрегатларны төзәтү буенча районда 25 звено эшли. Хәзерге көндә «Гигант», «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыклары техника ремонтлауны төгәлләделәр. Калган хуҗалыкларда эш дәвам итә. Районда барлык техниканың 80 проценты төзәтелгән. Тырма һәм культиваторларны яңа елга ремонтлап бетерү планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев