Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт җитештерүне арттыручыларга субсидияләр бирелә башлый

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хуҗалыкларга товарлыклы сөт җитештерүне 1 килограмм исәбеннән арттырган өчен федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан өстәмә субсидияләр бирелә башлый. Моның өчен федераль бюджеттан 213 млн сум, республика бюджетыннан 68 млн сум акча карала. Субсидияне бүлү тәртибе түбәндәгечә: акча ай саен биреп барылачак; 1 августтан...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хуҗалыкларга товарлыклы сөт җитештерүне 1 килограмм исәбеннән арттырган өчен федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан өстәмә субсидияләр бирелә башлый. Моның өчен федераль бюджеттан 213 млн сум, республика бюджетыннан 68 млн сум акча карала.

Реклама

Субсидияне бүлү тәртибе түбәндәгечә: акча ай саен биреп барылачак; 1 августтан тәүлеккә сөт җитештерүне арттыруга ирешкән хуҗалыкларга иң югары сортлы бер килограмм сөт өчен 5 сум түләнә; җитештерү күләмен киметмичә саклап калганда - килограммына 4 сум; җитештерүне 1 процентка киметкәндә - 3 сум; 2 процентка - 2 сум; 3 процентка - 1 сум түләү карала. 3 проценттан күбрәк киметкән очракта субсидия бирелми.
Һәр айда җитештерелгән сөт күләме үткән ай белән чагыштырылып барыла. Беренче сортлы сөт бәясе методикада каралганча саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X