Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт җитештерү кимегән

Яңа елның ике атнасы узып бара. Савучыларыбыз елны ничек башладылар? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елның шушы көненә караганда сөт җитештерүнең кимүе борчый. Район күләмендә 1923 килограммга азрак савыла сөт. «Биклән», Тукай азык-төлек корпорациясе, Сәйдәшев исемендәге, «Ирек» хуҗалыклары сөт җитештерүне шактый арттыруга ирешсәләр дә, «Камский», «Вилданов»,...

Яңа елның ике атнасы узып бара. Савучыларыбыз елны ничек башладылар? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елның шушы көненә караганда сөт җитештерүнең кимүе борчый. Район күләмендә 1923 килограммга азрак савыла сөт. «Биклән», Тукай азык-төлек корпорациясе, Сәйдәшев исемендәге, «Ирек» хуҗалыклары сөт җитештерүне шактый арттыруга ирешсәләр дә, «Камский», «Вилданов», «Чаллы яшелчәсе» киметүгә юл куйдылар. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Әлеге дә баягы, малларны зооветеринария таләпләре кушканча, балансланган рацион белән ашатмауда, күп сөт бирә торган сыерларны аерым төркемнәргә туплап тәрбияләмәүдә, рационга җитәрлек күләмдә туклыклы өстәмәләр кулланмауда. Кайбер урыннарда терлекчеләрне кызыксындыру шартлары да төгәл үтәлми. Фермаларда көндәлек эшләрне җиренә җиткереп үтәгәндә, булган азыкны төгәл рацион белән ашатканда, сөт җитештерүне арттыруга ышанып була. Барысы да үзебездән тора.

(Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 гыйнварга алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек