Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукай районында орлык җитәрлек, сыйфаты да яхшы

- Район хуҗалыклары быелгы чәчүгә 13 мең тоннадан артык яхшы сыйфатлы орлык әзерләделәр. Чәчү алдыннан үткәрелүче анализ нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлык орлык та яхшы тишелешле. Шул ук анализ орлыкның төрле авырулар белән зарарланган өлеше нибары 20 процентка кадәр булуын күрсәтте, - дип әйтте күптән түгел, атналык киңәшмәләрнең берсендә...

Чәршәмбе көнне без Бәтке авылына, «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятенә юл алдык. Барышлый, хуҗалыкның Нефтебаза поселогы янындагы кырда эшләүче тракторларны шәйләп алдык. Кара җир өстендә кара-кызыл тракторлар әрле-бирле җитез генә җир тырмалап йөри. «Чаллы яшелчәсе» амбарында безне каршы алган баш агроном Василий Лысенков иң элек шул хакта, кырдагы эшләр турында сөйләп алды.

- Күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамлап, уҗымнарны тукландыруга, күпьеллык үләннәрне тырмалауга керештек. Туңга сөрелгән җирдә дә эш башланды. Бүген кырда 12 тырма агрегаты эшли. Хуҗалыкта барлыгы 3759 гектар күпьеллык үлән, туңга сөрелгән җир, 600 гектар уҗым бар. 1959 гектар җирне культивацияләүдә 5 агрегат катнашачак, - диде Василий Сергеевич.

Аннары без Василий Лысенков, ындыр табагы мөдире Нурзилә Хуҗиәхмәтова белән саклагычларга таба юнәләбез. Тиздән чәчү башлана, моңарчы орлыкны әзерләп бетерәсе дә бар.

- Апрельнең 15ендә орлыкларны препаратлар белән эшкәртә башладык. Эшне тиз, сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз, - дип елмаеп каршы ала безне хуҗалык эшчеләре.

Ә алар биредә өчәү: ике хатын-кыз һәм бер ир-ат. 350 тонна бөртекле һәм кузаклы культура орлыгын махсус препараталар белән эшкәртүдә нәкъ менә алар - Оксана Коршунова, Ландыш Таҗетдинова, Андрей Слепнев эшли. Аларның һәркайсы «Чаллы яшелчәсе»ндә күптәннән. Тәҗрибәләре шактый булып, эш җаен яхшы белгәнгә алар үзләренә йөкләнгән һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар.

Реклама

Орлыкларга килгәндә, биредә ул җитәрлек.

- Саклагычларда барлыгы 350 тонна орлык бар. Шуларның 150 тонассы - арпа, 172се - бодай, 18е - солы һәм 10 тоннасы борчак. Орлыкны «экономикс», «гумми - 20», «батыр» препаратлары белән эшкәртәбез. Яңарак кына арпа орлыгын чәчүгә әзерләп бетердек, хәзер бодай орлыгына күчәбез, - диде Нурзилә Хуҗиәхмәтова.

Аннары «Чаллы яшелчәсе»ндә 2 тонна элиталы орлык та сатып алганнар. Димәк, хуҗалыкта орлыкларны яңартып тору, сыйфатын яхшырту турында уйлап, кайгыртып торалар.

- Чәчүгә орлыгыбыз җитәрлек, кытлык юк. Сыйфаты да яхшы булганга, аларның тишелеше әйбәт булачак дип фаразлыйбыз. Шулай да күп нәрсә һава торышына да бәйле. Чәчүен чәчәрбез, дымы җитсен дә, яшеллек күтәрелсен өчен вакытында яңгыры гына яусын, - диде саубуллашканда Василий Лысенков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре язгы кыр эшләренә әзерлек