Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район кырларында сабан һәм азык культураларын чәчү белән бергә бәрәңге утырта башладылар

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 майга район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру тәмамланган диярлек. Тырмалау эшләре 90 процентка башкарылган. Күпьеллык үләннәрне тырмалау тәмам, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 90 процентка эшләнгән. - Чәчүгә килгәндә, бүгенге көндә районда 20 процент сабан культуралары, кукуруздан кала шуның кадәр үк...

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 майга район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру тәмамланган диярлек. Тырмалау эшләре 90 процентка башкарылган. Күпьеллык үләннәрне тырмалау тәмам, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 90 процентка эшләнгән.

- Чәчүгә килгәндә, бүгенге көндә районда 20 процент сабан культуралары, кукуруздан кала шуның кадәр үк күпьеллык үлән, силос культуралары чәчелгән. Районда шикәр чөгендере белән эшләүче бердәнбер «Кама» агрофирмасы 3017 гектар татлы тамырның 500 гектардан артыгын чәчте. Моннан кала бәрәңге, яшелчә утырту эше дә башланып китте. 550 гектар бәрәңгенең 35 гектары, 162 гектар яшелчәнең 44 гектары утыртылды. Гомумән, район буенча язгы кыр эшләренә барлык хуҗалыклар, фермерлар оешкан төстә кереште. Шулай да 30 проценттан артык чәчү эшен башкарган хуҗалыкларны билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу «Кама-Бекон», «Ярыш» хуҗалыклары, «Камский» җитештерү кооперативы һәм «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгы, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре язгы кыр эшләренә әзерлек чәчүлек