Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Пакеттагы орлыкның рәсеме түгел, аңлатмасы мөһим

Бакчачыга төрле ассортиментта яшелчә һәм чәчәк орлыклары тәкъдим итүчеләр елдан-ел арта бара. Ләкин алар арасында сорты билгеле булмаган һәм районлаштырылмаган орлыклар сатып, әлеге кәсепне баю чыганагына әйләндерүчеләр дә җитәрлек. Орлык сатуның үзенчәлеге дә шунда: аның сыйфатлымы-сыйфатсызмы икәнен тишелеп чыгып уңыш бирмичә белеп тә булмый. Ә инде ул чакта вакыт үткән,...

Орлык сатып алганда бакчачы нәрсәгә игътибар итәргә тиеш соң? Иң беренче чиратта, ул шушы регионда үстерүгә тәкъдим ителгән, Россиядәге табигать шартларына яраклаштырылган булырга тиеш. Орлык сатып алуда психологик фактор да зур роль уйный. Кагыйдә буларак, күзнең явын алырлык рәсемнәр төшерелгән, чит илдән кайтарылган орлык пакетларына бик тиз күз төшә. Әледән-әле рекламалап торылуы да игътибарны җәлеп итәргә мөмкин. Ничек итеп алданмаска соң, кайсы пакетта яхшы орлык икәнен каян белергә?

Беренчедән, пакетның бизәлеше түгел, кулланучы өчен язылган мәгълүмат бик мөһим. Сортның исеме, билгеләнгән стандарты, партия номеры, орлыкның граммнардагы массасы һәм бөртекләр саны, реализацияләү срогы (гади кәгазь пакетларда - агымдагы елда пакетка тутырган көннән алдагы елның азагына кадәрге вакыт, фольга һәм һава үткәрми торган башка материаллардан ясалган ике катлы пакетлардагы орлыклар өчен - агымдагы елда пакетка тутырган көннән башлап реализацияләүнең икенче елына кадәрге вакыт күрсәтелә). Җитештерүченең теләге буенча пакетта шулай ук махсус товар билгесе яки әлеге сортның чәчү технологиясе күрсәтелергә мөмкин. Иң мөһиме, пакетларга сортның исеме һәм сыйфаты турында ялган мәгълүмат язылырга тиеш түгел.

Реклама

Әгәр пакетның тышында бернинди мәгълүмат та язылмаган булса, андый орлыкны алмавыгыз яхшы. Шулай ук орлыкны беркайчан да очраклы сатучылардан сатып алмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы

2
X