Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Орлык җитәрлек. Иң яхшы сортларын чәчик

Төннәр салкын торса да, көндез кояшның шәфкатьле нурлары шактый җылыта. Көннәр җылыту белән хуҗалыкларда амбар ишекләрен ачып, орлык көшелләрен кояш нурларында коендырып, шул рәвешле аларны кышкы йокыдан уятып җибәрү зарур.

Без хуҗалыкларда булып, орлыкларның күләме һәм сыйфаты белән таныштык. Шунысы әйбәт: орлык җитәрлек күләмдә, язгы чәчү өчен 114 мең центнер сабан культуралары орлыгы салынган. Бары тик "Камская Нива" җәмгыятендә генә 2000 центнер арпа җитми. Дөрес, шушы күләмдә орлык сатып алу өчен Сәйдәшев исемендәге орлыкчылык хуҗалыгы белән килешү төзелгән. Крестьян-фермер хуҗалыкларына (алар 47) чәчү өчен 14 мең центнер орлык таләп ителә.

Язгы чәчүдә өстенлек югары уңыш бирә торган сортларга биреләчәк. Андыйлар - сабан бодаеның "экадо-70", "экадо-66", "симбирцит" сортлары. Алар Сәйдәшев исемендәге, "Биклән", "Ирек", "Гигант", "Ярыш", "Камская Нива", "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыкларында һәм "Кама" агрофирмасында 2000-150шәр центнер әзерләнгән. "Чаллы яшелчәсе" - арпаның "Тимерхан", солының "Рысак", "Алмаз" арпаның "Тимерхан" сортларын чәчүгә җитәрлек итеп әзерләп куйдылар. Тукай азык-төлек корпорациясендә солының "конкур" сорты күп мәйданда игеләчәк. "Гигант", "Камский", "Алмаз" хуҗалыкларында һәм "Кама" агрофирмасында "венец" сортлы борчак байтак чәчү мәйданын биләр дип планлаштырыла. Бикләнлеләр "варис" сортлы борчак чәчүне күздә тоталар.

Орлыкны чәчү таләбенә туры китереп әзерләгән хуҗалыклар ел саен тотырыклы мул уңыш белән сөендерәләр. Шундыйлардан "Гигант", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Алмаз", Сәйдәшев исемендәге, "Ирек", "Камский", "Камская Нива" хуҗалыкларын, "Чаллы яшелчәсе", "Кама" агрофирмаларын күрсәтер идем. Бу хуҗалыкларда быел да чәчү кондициясенә тулы җавап бирә торган орлыклар 90 проценттан югары күрсәткечкә ия.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы орлык әзерләүгә һәм аның репродукциясенә карата катгый таләпләр куя. Киң таралган орлыклар чәчү мәйданын нибары 15 процент кына биләргә тиеш, ә элеккеге елларда бу күрсәткеч 20 процент иде. Орлыкның авырлыгына зур игътибар бирелә: 1000 данә арышның авырлыгы кимендә 32 грамм, көзге бодайның - 35, сабан бодаеның - 35, арпаның - 40, солының - 35, борчакның 250 грамм булуы таләп ителә. Шунысы куанычлы: районда югары репродукцияле орлык 80 процент тәшкил итә. "Чаллы яшелчәсе", "Алмаз", "Ирек", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар бары тик югары репродукцияле орлык чәчәргә җыена. Шул ук вакытта киң таралган орлыкларның "Камский", "Ярыш", "Вилданов" КФХында билгеләнгән нормадан күбрәк булуы борчу тудыра.

Реклама

Фермер хуҗалыкларында орлык белән эшләүдә җитди кимчелекләр бар әле. Югары репродукцияле орлыклар бары тик "Касакин", "Миңнеханов", "Хәсәнов" крестьян-фермер хуҗалыкларында гына. Башка хуҗалыкларда сорты билгеле булмаган, күп еллар чәчелә торган ашлык орлыклары салынган. Алардан югары уңыш көтү шикләндерә.

Еллык күзәтүләр күрсәткәнчә, төп хуҗалыклар үзара килешү тәртибендә кимендә 7-10 тонна элиталы перспектив сортларны алыштыралар. Шул нигездә югары нәтиҗәгә ирешә алалар. Крестьян-фермер хуҗалыкларына да бу эш белән шөгыльләнү, орлыкларны яңа, яхшы, югары репродукцияле сортларга алыштыру өчен мөмкинлекләр зур. Сәйдәшев исемендәге, "Ирек", "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасы орлыкчылык хуҗалыкларыннан санала. Моннан тыш, татнисхоз һәм "Татарстанның элита орлыклары" ассоциациясе үзләренең хезмәтен күрсәтергә әзер.

Чәчү алдыннан без ел саен орлыкларның сыйфатын һәм авыруларын тикшерәбез. 15 мартка кадәр төрле формадагы барлык хуҗалыклар орлык үрнәкләрен "Россельхозцентр"га тикшерүгә китерсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы язгы чђчњ

2
X