Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өлкәннәребез булыша

Урак өсте җиттеме, игенче ветераннарыбыз һәр елны игеннәрне вакытында җыеп алуда, ашлык чистартуда, аны орлыкка салуда актив катнашалар. Бу яктан мин Биклән, Боерган, Новотроицкое, Теләнче Тамак авыллары ветераннарының яшьләр белән беррәттән тырышып эшләүләрен әйтер идем. Биклән авылы ындыр табагында ашлык частартуда ветераннардан ике сменалы эш оештырыла. "Кама" агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсендә...

Урак өсте җиттеме, игенче ветераннарыбыз һәр елны игеннәрне вакытында җыеп алуда, ашлык чистартуда, аны орлыкка салуда актив катнашалар. Бу яктан мин Биклән, Боерган, Новотроицкое, Теләнче Тамак авыллары ветераннарының яшьләр белән беррәттән тырышып эшләүләрен әйтер идем.

Биклән авылы ындыр табагында ашлык частартуда ветераннардан ике сменалы эш оештырыла. "Кама" агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсендә игенче өлкәннәребез - эретеп ябыштыручы Нәфис Галимов, Михаил Моисеев, Әзхәт Насыйбуллиннар үз һөнәрләре буенча кырда эшләүчеләргә ярдәм итәләр. Теләнче Тамак бүлекчәсендә Фәйхразый Гайнетдинов - машина-трактор паркында, Илгизә Нәҗипова - пешекче, дистә еллар инде Чаллыдан килеп үлчәүдә эшләүче Фәридә Зарифуллина тырыш хезмәт куялар. Башка хуҗалыкларда да ветераннар булышлыгы зур.

Г. Гыйниятуллина,
район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе.

***

"Тимерхан" агрофирмасында урып-җыю комплексы уңышлы эшли. Аның белән тәҗрибәле игенче, пенсионер Михаил Калинин җитәкчелек итә. Ул комбайнчы Ринат Минеевның эшчәнлеген, көнлек норманы үтәп баруын мактап сөйли. Комбайн артыннан ук саламын җыеп төргәкләргә урыйлар. Бу эшне МТЗ-82 тракторчысы Айдар Мөхәммәдиев оста башкара. Комбайн басудан чыгуга җир эшкәртелә, К-700 тракторчысы Анатолий Жаров дисклы лущильниклар белән сыйфатлы эшли. Кырдан кайткан ашлыкны ындыр табагында Мәләкәс урта мәктәбе укучылары чистарта.

Нәзхәт Хәертдинов,
Мәләкәс авылы ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы љлкђннђр ветераннар