Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәтиҗәле хисап эшне яхшырта

Хәзерге базар мөнәсәбәте шартларында исәп-хисап эшенең әһәмияте бермә-бер арта. Хуҗалык итүнең кайсы гына төрен алма, бөтен хисап эше бухгалтер аша уза. Бухгалтерны хуҗалыкның көзгесе диләр. Учетсыз оешманы ишексез йортка тиңлиләр. Бүгенге көндә аграр тармакта төрле формадагы хуҗалыклар эшләгәндә, алар эшчәнлеген бәяләүдә, игенчелек һәм терлекчелекне үстерү программасын тормышка ашыруда исәп-хисап хезмәткәрләренә...

- Бастам Салихович, аграр тармакта исәп-хисап эшләренең төп юнәлеше нидән гыйбарәт? Махсус программага таянасызмы?
- Әйе, дәүләт тарафыннан «Аграр комплекска дәүләт ярдәме турында»гы махсус программа кабул ителде. Анда авыл хуҗалыгының күп тармакларын үстерүгә дәүләт субсидияләре карала. Бу мәсьәләдә хуҗалык бухгалтерлары программада билгеләнгән субсидияләрне үз вакытында алып, ияләренә җиткерүне һәм тиешле урында куллануны оештыралар. Бухгалтер эше хуҗалыктагы һәр тиен керемен һәм чыгымын санауга, тотылган һәр тиеннең күпме табыш китерәсен билгеләүгә, хезмәткә вакытында түләүгә, кызыксындыру чаралары куллануга, материалларны һәм мөлкәтне сак тотуга карата коллектив әгъзаларында уңай караш тәрбияли. Саннар белән эш итү зур төгәллек, тәртип һәм җаваплылык сорый. Шул ук вакытта күз буяуларга, арттырып өстәмә язуларга һич юл куярга ярамый. Көндәлек бирелә торган мәгълүматлар ничек бар - шулай булсын! Үз-үзеңне алдап, кыен хәлдә калырлык булмасын иде.
- Исәп-хисап эшендә саннар белән эш итү, чутлау күп вакытны ала. Элеккеге чут төймәләрен хәзер компьютерлар алыштыра, хуҗалыклар белән электрон элемтә дә урнаштырылган.
- Әйе, компьютерлар күп эшне җиңеләйтте. Хәзер һәр бүлмәдә диярлек техник җиһазлар бар. Тиздән хуҗалыклар белән элемтә челтәре тагын да яхшырыр, электронга күчәрбез дип уйлыйм.
- Хуҗалыкларда үз эшен яратып башкаручы, тәҗрибәле белгеч - бухгалтерлар шактый. Алар тәҗрибәсе яшьләргә өйрәтеләме, лаеклы алмаш әзерләнәме?
- Әйе, безнең кадрлар корпусында һөнәри яктан оста, үз эшенә чын-чынлап бирелгән бухгалтерлар күп. Соңгы елларда табигать кыенлыкларына, корылыкка карамастан, тотрыклы уңыш һәм терлекчелектәге югары күрсәткечләре белән сөендергән «Гигант», Сәйдәшев исемендәге, «Чаллы яшелчәсе», «Ирек», «Биклән» хуҗалыкларының хисап хезмәте эшчәннәренең дә өлеше зур булды. Бу хуҗалыкларның баш бухгалтерлары Люция Васикова, Илсур Сафин, Гүзәл Мөсифуллина, Фәрит Хөсәенов, Венера Кәбироваларның тырыш хезмәте белән икътисадый хәлләре ныгый, табыш алу арта бара.
«Чаллы бройлер», Чаллы ашлык комбинаты кебек эре предприятиеләрендә исәп-хисап хезмәте әйбәт. Түбәнге буыннар компьютер системасына тоташтырылган. Бу эш «Гигант» хуҗалыгында тулысынча хәл ителде. Күп уңайлыклар тудыра. Мондый шартларда бухгалтерлык хезмәтенә яшьләр килүе табигый хәл. Бу яктан «Тимерхан» хуҗалыгында белемле яшь белгеч эшли башлады. Кайбер хуҗалыкларда тәҗрибәле бухгалтерлар янәшәсендә яшьләр исәп-хисап эше нечкәлекләренә өйрәнә. Лаеклы алмаш әзерлиләр.
Форсаттан файдаланып, мин райондагы барлык хисап хезмәткәрләрен, бухгалтерларны үзебезнең һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Тынгысыз һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете һәм сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы