Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Киләсе ел өчен – бүгеннән

Хуҗалыкларда кыр эшләре төгәлләнеп килә. Азык культураларын урып-җыю техникасы, комбайннар, тагылма машиналар, машина-трактор паркына кайтты.

Тракторлар да җир эшкәртүдән бушый. Аларны көздән төзәтүне оештыру һәм кышкы саклауга куюның барышы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Марат Кәримов түбәндәгеләрне сөйләде:
- Кайбер хуҗалыкларда, көннәр явымлы тору сәбәпле, урып-җыю һәм җир эшкәртү эшләре озакка сузылды. Бу мәсьәлә, үз чиратында, техниканы карап-чистартып саклауга куюны һәм киләсе сезонга әзерлек эшләрен катлауландырды. Шуңа карамастан, хуҗалыклар зур оешканлык күрсәтеп, техниканың 80 процентын чистартып, юып, тәгәрмәчләрен агартып, терәткечләргә күтәртеп куйдылар. Чылбыр-каешларын, транспортерларын салдырып, майлап, киштәләргә урнаштыралар. Бу яктан "Гигант", "Сәйдәшев исемендәге", "Алмаз" хуҗалыкларын, "Кама" агрофирмасының Теләнче Тамак бүлекчәсен уңай яктан күрсәтәсем килә. "Гигант", "Алмаз" хуҗалыклары ремонт эшләрен яхшы оештырып, төгәлләү алдында. Аларда ремонт бригадалары график нигезендә эшли, механизаторлар үзләренә беркетелгән тагылма техниканы төзекләндерүдә булыша. Ремонтчыларны кызыксындыру чаралары каралган. Бу исә эш куәтен арттыра.
Районда барысы 122 комбайн бар. Шуларның 47 проценты - дистәләрчә урып-җыю сезонында катнашкан "Дон-1500" комбайннары. Соңгы елларда техника паркы төрле маркадагы чит ил комбайннары белән тулыландырыла. Быел гына "Вилданов" КФХ, "Ярыш", "Камская Нива", "Гигант" хуҗалыклары яңа комбайннар алдылар. Аларның һәркайсы 5-8 млн сум тора. Чит ил техникасына гаять игътибарлы булу сорала. Урактан соң һәркайсының деталь, частьләрен карап, алдан ук заявкалар биреп кую мөһим. Чөнки чит ил техникасына катлаулы агрегатлар, детальләр кайтару озакка сузыла.
Көннәр әйбәт торганда, ремонт эшләрен киң җәелдерергә, электр җиһазларын, аккумуляторларны салдырып, кышкы саклауга куярга, кайбер частьләрне күгәрүгә каршы махсус сыекча белән эшкәртергә кирәк. Киләсе атна-ун көндә комиссия техниканы кышкы саклауга куюны тикшереп кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев