Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кем ничек эшли?

Терлек азыгы әзерләп кую өчен, көннәр әйбәт тора. Әмма белгечләр фикеренчә, югары сыйфатлы бозау печәнен чабып алу вакыты узып бара.

Кындырак һәм тукранбаш кебек күпьеллык үләннәрне тиз арада җыймасаң, яфраклары коелып, коры сабакка әйләнергә мөмкин. Мондый печәннең файдасы аз. 26 июньгә "Ярыш", "Ирек", "Гигант"та, "Вилданов" КФХда күздә тотылган печәннең яртысы яки өчтән бер өлеше әзерләнеп, азык утарларына кайтарып өелде. Әмма ни гаҗәп, "Чаллы яшелчәсе", "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары бу төр азык туплауны бик сүлпән алып баралар, әлеге хуҗалыкларда бу көнгә нибары 610-530 тонна печән әзерләнүе ихтыяҗның тулысынча үтәлүенә шик уята. КФХларда да эш темпын тизләтү сорала.

Печән әзерләү белән беррәттән сенаж салу да дәвам итә. Районда узган ел белән чагыштырганда бу төр азыкны әзерләүдә артталык сизелә. Былтыр 26 июньгә 13 мең тоннадан артык сенаж салынса, быелга 12,6 мең тонна исәпләнә. Бу эштә "Гигант", "Ярыш", "Вилданов" КФХ эшчәннәре өлгерлек күрсәтәләр. Алар, техникадан җитештерүчән файдаланып, 2940-2000 тонна югары сыйфатлы сенаж салганнар инде. Районда күпьеллык һәм катнаш үсемлекләрдән, козлятниктан салынган сенажның сыйфатына, сенаж массасын тыгызлап таптауга зур игътибар бирелә. Бүгенгә район буенча һәр шартлы терлеккә 4,88 центнер берәмлек азык тупланган. Терлек азыгы әзерләүчеләрнең төп бурычы - кышка һәр шартлы терлеккә 26,7 центнер күләмендә азык туплау. Шуңа ирешү өчен тырышлыкны арттырасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы терлек азыгы ђзерлђњ