Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкларда кукурузны силоска салу бара

Көз үзенең тулы хокукына кереп барса да, район кырларында эш туктап тормый. Хуҗалыкларда җәйдән башланган терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта күп хуҗалыклар кукурузны силоска салу эшләренә тотынды.

17 сентябрьгә районда 30 мең тоннадан артык (шартлы терлек башына 22,19 центнер) азык берәмлеге әзерләнгән. Алдынгылар рәтендә «Чаллы яшелчәсе», «Алмаз», «Гигант», «Вилданов» хуҗалыклары. Шартлы терлек башына «Алмаз» - 30,69 центнер, «Чаллы яшелчәсе» - 29,53 центнер, «Вилданов» КФХсы - 26,66 центнер, «Гигант» - 24,80 центнер азык берәмлеге әзерләп куйган.

Хуҗалыкларның барысы да диярлек силоска кукуруз чабуга тотынды. План буенча районда 59,5 мең тонна кукуруз силос чокырларына салынырга тиеш. Бүгенге көндә шуның 13794 тоннасы урын алган.

Кукуруз игү белән шөгыльләнүче Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта да кукуруз быел менә дигән булып үсте.

- Бездә ул 400 гектарда үсә. Әлеге культура бер елда да начар булмый иде. Быел исә аның уңышы тагын да яхшы. Башка эшләрдән бушап аны шушы көннәрдә силоска сала башлаячакбыз, Алла боерса, - диде хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин чәршәмбе көнне телефоннан.

Әлеге вакытта игенчеләр бар көчләрен кырда булганын җыеп алуга бирә. Соңгы вакытта тотрыкланган аяз һава торышы авыл хезмәтчәннәрен көннәр бозылганчы дип эшне тагын да кызулатырга этәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы әзерләү