Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Гигант»та реконструкцияләнгән ике ферма эшли башлады

Күркәм эшләре белән районда гына түгел, республикада танылган бу хуҗалыкта еш булам мин. Соңгы елларда хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов көче һәм тырышлыгы белән биредә күләмле эшләр башкарылды. Күп еллар дәвамында авылдан китүче яшьләр дә аның инициативасы, дөрес уйланылган хуҗалык сәясәте нәтиҗәсендә янә авылга тартылды. Менә бу юлы да, һөнәри бәйрәмнәренә...

Хуҗалыкның сөт комплексында мине иң элек Риф Имамовның терлекчелек буенча урынбасары Рәйхан Хәмәдиев каршы алды. Аның белән бергә яңа ферма бинасына үттек. Килеп керү белән ферма эченең буш булуына гаҗәпләнеп, сорау бирергә дип авыз ачуым булды, Рәйхан абый минем фикеремне укыгандай:

- Бүген төшкә кадәр сыерларны бирегә күчереп куябыз, Алла боерса. Ә фермалар турында сезгә Риф Хәнифовичның төзелеш буенча урынбасары Ринат күрсәтеп, кызыксындырган сорауларыгызга җавап бирер, - диде ул.

Ринат Җиһаншин исә:

- Һәммәсен дә мөмкин кадәр автоматлаштырырга тырыштык. Малга азык салуны, аларның асларын җыештыру, эчертү эшләренең барысын да диярлек машиналар башкарачак. Азыкны трактор белән салып барачакбыз, улаклар махсус җайланма ярдәмендә су беткән саен тулып торачак. Суык вакытта малларга җылы су бирү дә уйланылган, - дип башлады сүзен.

Аның белән бергә ферма буйлап китәбез. Малларның ятак урыннары, тизәк чыгару җайланмалары - һәммәсен дә карап чыгабыз. Ринат әфәнде миңа адым саен һәрнәрсәне җентекләп, энәсеннән җебенә кадәр аңлата, һәр сорауга җавап бирергә тырыша.

Шулай да мине иң гаҗәпләндергәне һәм аеруча истә калганы савым залы, сөтне суыту җайланмасы, эшчеләрнең юыну, ял итү бүлмәләре булгандыр.

- Әлеге савым залын төзү якынча 7 миллион сумга төште. Ә 440 баш сыерга исәпләнгән ике фермага җәмгысы 14 миллион сумлык реконструкция ясадык. Әлбәттә, моның барысы да хуҗалык хисабына гына эшләнмәде. Һәр бина өчен дәүләттән 1 миллион 800 мең сумлык субсидия дә алдык. Ике атна элек белгечләр белән бергә район башлыгы Васил Хаҗиев килеп киткән иде. Әлеге комплексның заманча булуын, эшнең яхшы башкарылуын ул да билгеләп үтте, - диде җитәкче.

Сыер савучы ханымнарга хәзер тар гына урында мал сыртына ышкылып, иелеп имчәкләрне юасы, савым аппаратлары куеп чиләнәсе юк. Яңа савым залында эшчеләрне кайгыртып һәрнәрсә уйланылып эшләнгән. Әйтик, ике яктан да савымга дип бастырылган мал урыннары уртасыннан баз кебек тирән итеп, савымчыларның эш урыннары ясалган. Сөт үткәргечләр, фильтрлар да шунда ук урнаштырылган. Аннан сөт турыдан-туры аерым бүлмәдә урнашкан зур суыткычка эләгәчәк. Эш беткәч тә, сыер савучылар, терлекчеләр душ кереп, үзләрен тәртипкә китерә алалар. Шунда ук туалеты да урнашкан. Чишенү, ял итү бүлмәләре бар.

- Ферманы төзүдә өч фирма белән эшләгән идек. Берәүләре сөт комплексын төзү, икенче фирма идәннәрне салу, мал тору урыннарын ясады, өченче фирма исә сөт җыю, саклау җиһазларын урнаштыру, көйләү белән шөгыльләнде. Ә менә сыер астына җәелүче күбекләндерелгән резинаны без дүртенче бер фирмадан сатып алган идек. Әлеге материал эчтән куышлы булганга ул җылыны саклый, аны чистартуы җайлы, малга да рәхәт, - дип сөйләде Ринат Җиһаншин.

Киләсе елга да хуҗалыкта тагын ике фермада реконструкция ясарга уйлыйлар. Иң мөһиме финанс яктан аякта нык басып торырга язсын. Хәер, сөт җитештерү буенча районда Сәйдәшев исемендәге, «Чаллы яшелчәсе» кебек хуҗалыклар белән бергә алдынгылар рәтендә булган «Гигант»ка бу хакта борчылырга кирәкме икән? Июнь ае ахырларында Риф Хәниф улы белән ферма янында урнашкан яңа җәйге лагерьдә очрашканда ул :

- Сөтне арттыру өстендә эшлибез. Чөнки ул - икмәктән кала хуҗалыкка табыш китерүче икенче төп продукция, - дигән иде.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта көненә 9 тонна сөт савып алына.

- Сезон белән бәйле рәвештә җәен сөтнең литрын 16 сум 80 тиеннән тапшырган булсак, хәзерге вакытта аны Чаллыдагы «Холод» җәмгыятенә 19 сум 20 тиеннән җибәрәбез. Сөтне киметмәскә тырышабыз. Аннары киләсе елга да планнарыбыз зурдан. Яңа елда тагын ике фермада төзекләндерү эшләрен башлап җибәрергә, башка төрле яңарту эшләрен планлаштырабыз. Бар ышанычыбыз үзебездә генә. Читтән нидер көтеп, вакытны бушка сарыф итеп булмый. Алга барырга, үсәргә, киңәергә кирәк, - дигән иде Риф Имамов. Аларга эшендә, ниятләрендә уңыш юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек