Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Элиталы орлыкның уңышы да югары

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының чәчүлекләре һәм орлыклары еш кына сортсызга әйләнә. Моның сәбәбе нидә? Безнең уебызча белгечләр үз хуҗалыкларында сортлы чәчүлекләрне вакытында теркәү һәм апробация үткәрмиләр. Орлыкның сортлы булуы апробация акты белән раслана. Әгәр орлыкчылык хуҗалыкларында чәчүлекләр апробация үтмәгән икән, бу басудан җыеп алынган бөртек орлык өчен файдаланыла...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының чәчүлекләре һәм орлыклары еш кына сортсызга әйләнә. Моның сәбәбе нидә? Безнең уебызча белгечләр үз хуҗалыкларында сортлы чәчүлекләрне вакытында теркәү һәм апробация үткәрмиләр. Орлыкның сортлы булуы апробация акты белән раслана.

Әгәр орлыкчылык хуҗалыкларында чәчүлекләр апробация үтмәгән икән, бу басудан җыеп алынган бөртек орлык өчен файдаланыла алмый. Апробацияне бик кыска вакытта үткәрү зарур: күпьеллык үлән, бәрәңге өчен чәчәк аткан чакта, сабан һәм уҗым культуралары өчен - башаклары өлгергәндә, ә борчак һәм вика өчен аскы кузаклары саргайганда.

Бүген агрономнарның һәм җитәкчеләрнең бурычы - вакытны кулдан ычкындырмыйча сортлы чәчүлекләрне үз вакытында апробацияләүдән гыйбарәт. Бу исә хуҗалыкның икътисадый хәленә барып тоташа. Әгәр хуҗалык әлеге эшне үтәми икән, ул орлыкны сортлы итеп сату хокукын югалта. Бу исә хуҗалык җилкәсенә шактый зур икътисадый зыян булып төшә. Чөнки азык-төлек ашлыгы яки сортлы булмаган орлыкның бәясе сортлы орлыкка караганда өч тапкыр һәм аннан да арзанрак.

Реклама

Шунысын әйтергә кирәк, орлык чәчүлекләрен апробацияләүнең әһәмияте шунда: хәзерге вакытта орлыкларны сертификацияләү эше ирекле. Элек орлыкны сатучыдан сорты һәм сыйфаты турында сертификат кәгазе таләп ителсә, хәзер исә теркәү акты һәм чәчүлек сыйфаты турындагы документ җитә. Сортлы чәчүлек җиреннән алынган орлыкны сату алдыннан район орлык инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Россельхознадзор" идарә белгечләренең контроль-күзәтчелек чаралары үткәрүе нәтиҗәсендә, "Чаллы яшелчәсе", "Кама" агрофирмасы, "Ирек" ҖК, сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре һәм агрономнарының орлыкчылыкта яхшы күрсәткечләргә ирешүе билгеле булды. Бу хуҗалыкларда югары уңыш бирәторган сортлы орлыклар җитештерүгә нык игътибар итәләр. Шул сәбәпле саллы икътисадый уңышка ирешәләр. Шуның белән бергә тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, И. Закирҗанов, В. Тәхабиев, И. Гәрәев, Ф. Шәйхетдинов, И. Миргалимов, Ә. Хәсәнов җитәкләгән КФХларында сорты билгеле булмаган орлыклардан файдаланалар. Шул сәбәпле, түбән уңыш алалар.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сортлы дип саклаган һәм файдаланылган, әмма шуны раслый торган документлары (апробация һәм теркәү) булмау сәбәпле, орлыклар сортсыз категориягә күчерәләр. Әлеге партиядәге орлыклар ишәйтү өчен чәчәргә яраксыз дип табылды. Киләчәктә шундый фактлар ачылганда, җитәкчеләр һәм белгечләр административ җаваплылыкка тартылачак, аларга зур күләмдә штраф салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы орлыкчылык хуќалыклары орлык

2
X