Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Берәүләр тулы әзерлектә, икенчеләре эленке-салынкы

Гыйнварның кар-бураннарыннан соң урнашкан җилле аяз көннәрдә машина-трактор паркларына керсәң, сәер бер тынлык күрәсең. Тышкы якта әллә ни кеше-кара күренмәсә дә, җылы остаханәләр эчендә үтә бер җанлылык. Тимерче мичендә ахактай тимер кыздыралар, чүкеч чыңнары яңгырый, акырын гына мотор гөрелтесе ишетелә.

- Бездә техника ремонты көз көне үк, көннәр җылы торганда төгәлләнде. Бу күркәм гадәткә механизаторларыбыз күптәннән ияләште. Кыр эшләре төгәлләнүгә үк бөтен техниканы төзекләндереп, майлап, буяп махсус мәйданчыкларга куябыз, - дип таныштырды техника торышы белән "Гигант" хуҗалыгының баш инженеры Рафаил Гыйльфанов. Биредә шундый тәртип урнашкан: техника басудан кайттымы, механизатор, рәхим итеп, үзенә беркетелгән тагылма техниканы карап, төзекләндереп, майлап, киләсе сезонга хәстәрләп куя. Әлеге таләпне үтәгән механизаторларны вәкаләтле комиссия, балл системасы белән бәяли, югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне гомуми җыелышта бүләкләүгә тәкъдим итә.

Хуҗалык механизаторлары техниканы язгы чәчүгә әзерләүгә ел саен районда алдынгы урынны тоталар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфасын үтәүче Марат Кәримов хуҗалыкның быел да техник әзерлеген мактап искә алды. Районда техниканың язгы кыр эшләренә әзерлегенә килгәндә, "Чаллы яшелчәсе", "Биклән", "Алмаз", "Камский", "Ирек", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар гыйнвар азагына ук язгы кыр эшләрендә катнашасы бөтен техниканы әзерлек сызыгына куйганнар. Бу эштә хуҗалык җитәкчеләренең һәм инженер-техник хезмәтенең югары оештыручанлыгы ачык күренә.

Реклама

Гомумән, район күләмендә алганда да, тагылма техника тулысынча ремонтланган: 4088 данә тырма, 33 дискатор һәм дисклы тырма, 214 культиватор һәм катнаш агрегат, 223 чәчкеч, 118 таккыч, 58 каток агрегатлары тулы әзерлеккә китерелгән. Бүгенге көндә тракторларны ремонтлау уңышлы дәвам итә. Райондагы 494 тракторның 423е әзер, ремонт планы 86 процентка үтәлгән. Әмма кайбер хуҗалыкларда, әйтик, "Ярыш", "Камская Нива", Тукай азык төлек корпорациясендә, Вилданов КФХ тракторларын сафка бастыруда сүлпәнлек сизелә. Яз бик тиз килеп җитә. Шуңа күрә бөтенесен уйлап, җентекләп әзерләнү зарур. Ә техника әзерлеге иң җаваплысы һәм мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы язгы кыр эшлђренђ ђзерлек язгы кыр эшлђре