Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Базлар тула

Соңгы көннәрдә юл кырыйларындагы күпьеллык үлән печәнгә җыелып азык утарына озатылды. Печән төргәкләреннән өелгән эскертләр муллык билгесе булып утыра. Әмма азык әзерләү киеренкелеге сүрелми.

Моны басу юлларыннан абзарлар ягына агылучы йөк төягән "КамАЗ"лар да исбатлый. Шоферлар аз сүзле, вакытның кадерен белә торган халык. "Гигант" хуҗалыгының 10 июльдә сала башлаган яңа базына бер-бер артлы "КамАЗ"лар кайтып кына тора. Хисапчы Рида Миндиева якындагы басудан һәр машинаның көненә 18-20 рейс ясавын әйтә. Бортлары биегәйтелгән "КамАЗ"лар белән (алар дүрт машина) бер көндә 600 тоннага якын яшел азык кайтарганнар. Ә без булган көнне, 11 июльдә, азык әзерләү бригадасы икенче ерак басуга күчкән иде. КАМАЗның кою заводы ягындагы солы, вика, борчак, арпа, бодай кушып чәчелгән терлек азыгы катнашмасын "Макдон" чапкычы белән механизатор Мәсгуть Дәүләтшин бер көн алдан теземгә салып киптерә. Аннан соң "Ягуар" машинисты Рәсим Батталов теземне җыеп ваклый һәм мөшкәсеннән машиналар әрҗәсенә тутыра. Шоферлар һәм механизаторлар вакланган яшел азыкны учларына алып уалап карыйлар, дымы бик аз. Сенаж өчен менә дигән азык. Шулай итеп яңа басудан яңа базга, аңа 2,5 мең тонна сыешлы, бик яхшы сыйфатлы сенаж кайта. Басу түреннән Рәис Шәйхетдинов белән Наил Хөсәенов машиналарын көтеп алдык. Рәис һәм Наил бер-бер артлы үзбушаткычларын күтәртеп, таудай яшел азыкны бушата, юлга кузгалыр алдыннан, Наил Хөсәенов белән сөйләшеп алам.

- Ел да терлек азыгы, ашлык ташуда катнашам. Быел терлек азыгын мул әзерләдек. Күргәнсездер, өчәр мең тонналы ике базны сенаж белән тутырып, полиэтилен һәм салам белән төреп куйдык. Монысына азрак керә. Анысын да тиз арада тутырырга уйлыйбыз, - дип бригада эше белән таныштырды. Наилне күптәннән белсәм дә, "Руль артында ничәнче елың?" - дип сорап куйдым. Ул: "40 ел", - дигәч, вакытның сизмичә үтеп торуына, Әҗмәкәй егете Наилнең шушы елларда гел шушы хуҗалыкта эшләвенә шатланып, аңа уңыш теләп, чираттагы рейска озаттым. Рида Миндиева исә шоферлардан Заһир Садыйков һәм Валерий Мәүлиевларның да азык әзерләүдә даими һәм тотрыклы эшләүләрен әйтте.

Реклама

Машина бушаткан яшел азыкны киң чүмече белән өскә таба эттереп, К-700 тракторчысы Рәшит Шәйдуллин яхшылап тигезли һәм арлы-бирле йөреп тыгызлый. "Үз эшенең остасы", - диләр шоферлар аның турында. Чыннан да, хуҗалык җитәкчелеге иң җаваплы әлеге эшкә ел саен Рәшитне билгели. "32 ел шушы хуҗалыкта хезмәт куям, Башкортстанның Бакалы районыннан 1980 елда күчеп килгән идек. Хатыным Илһамия савучы булып эшләде. Хәзер лаеклы ялда. Аллага шөкер, бик тату яшәп, биш бала тәрбияләп үстердек, 14 оныгым гына бар. Шуларга карап сөенеп яшибез. Егәр бар чакта хуҗалыкка булышасы килә", - дип, Рәшит "КамАЗ"лар кайтуына урын әзерләп, куәтле тракторы белән сенаж тавын таптауны дәвам итте.

Кышка мал ризыгы яхшы сыйфатлы булсын дип тырышучы эшчәннәр хезмәте белән азык базлары шыплап тутырыла. Гигантлылар без хуҗалыкта булган көнне үк 7 мең тоннадан артык яхшы сыйфатлы сенаж салып, планнарын күпкә арттырып үтәгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы терлек азыгы ђзерлђњ