Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басулар өстендә ясалма яңгыр

Кояшлы җәйге эссе көндә ясалма яңгыр тамчылары салават күпере төсләренә кереп балкый. Яңа утыртылган кәбестә басулары өстеннән акырын гына "Фрегат"лар хәрәкәт итә.

"Чаллы яшелчәсе" агрофирмасының яшелчә плантацияләрендә Тукай сугару-корыту системаларын эксплуатацияләү идарәсе эшчеләрен еш очратасың. Чөнки оешма сугарудан тыш, зур төзелеш эше башлаган. КамАЗ төзелеше елларында салынган суүткәргеч торбалар тузган, аларны полиэтилен торбалар белән алыштыралар. Идарә башлыгы Фәрит Гыйздәтуллин Кама суын басудагы суҗыйгычка чаклы 3,56 километрлы арада яңа линия буласын әйтә. Башлык сугару эшенең әһәмияте хакында сөйли. Бүгенге көндә "Чаллы яшелчәсе", "Кама-Бекон" хуҗалыкларында яшелчә, терлек азыгы культуралары, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә, Миңнеханов һәм башка КФХларда бәрәңге сугарып үстерүләре турында әйтә. Бу сугаруны башкаручы эшчеләрне атый. Шундыйларның берсе - тәҗрибәле белгеч, оператор Наил Факил улы Сибгатуллин белән таныштырабыз. Наил кулына "Фрегат"ның су кудыру узелын тотып, суҗыйгыч янындагы пунктка төзәтергә килгән иде. Ул үзе Мамадыш районы, Түбән Сөн авылы егете икән. 80нче еллар башында яшелчәчелек хуҗалыгы "Ворошилов" совхозына килеп төпләнә. Шул чагында "Фрегат" яңа су сиптерү агрегатлары кайта башлый. Белгечләр аз. Наил беренчеләрдән булып әлеге катлаулы техниканы үзләштерә һәм бөтен күңелен биреп "Фрегат"ларга хезмәт күрсәтә башлый. "Меңнәрчә гектар җирне дымга туендыра идек. Шәһәрне яшелчә белән тулы тәэмин итеп тордык", - дип горурланып сөйли Наил Факил улы. Бүгенге көндә яшелчә мәйданнары күпкә кимегән, 284 гектарга калган. Аларга "Фрегат" белән су сиптерүне Наил Сибгатуллин бер ялгызы башкара. "Ничек өлгерәсең?" - дип гаҗәпләнүемә ул: "Җәйге чор бик кыска вакыт, уза да китә. Тырышырга кирәк", - дип җавап бирде. 29 ел буе сугару машиналары операторы булып эшләгәнлектән, Наил Факил улы "Фрегат"ларның һәм башка төр агрегатларның бөтен нечкәлекләрен яхшы белә, яшелчә басуларын дымга туендыра. Көзен кибетләргә һәм саклау урыннарына озатылган кәбестә, кишер, чөгендер һәм бәрәңге үстерүдә үз өлеше булуына чын күңелдән сөенә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы ясалма яћгыр