Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Азык-төлек корпорациясе” урып-җыюга ныклы әзерлек белән кереште

Атна башында районда урак башланып китте. Иң беренче булып бу эшкә "Гигант", "Чаллы-яшелчәсе", "Алмаз", "Вилданов", "Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары кереште. Алар кырларга чыгып, арыш чабарга, суктырырга керештеләр. Бүгенге көндә "Ярыш", "Гигант" - 80-81, "Вилданов" - 58, "Азык-төлек корпорациясе" 40 гектарда арыш уңышын суктырды. Урак алдыннан, районның авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия...

Беренче урын бертавыштан "Тукай азык-төлек корпорациясе"нә бирелде. Икенче урынны "Гигант" хуҗалыгы яулады. Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз" хуҗалыклары, "Камский" җитештерү кооперативында да техниканың әзерлеге уңай бәяләнде.

"Азык-төлек корпорациясе"ндә ашлыкны әрәм-шәрәм итмәс өчен комбайннарны герметиклаштырганнар, кырдагы машиналарга хезмәт күрсәтүче башка төр техниканы да әзерләп бетергәннәр. Аннан кала, эшнең оештырылуы, эшчеләрнең махсус эш киеме белән тәэмин ителүе, биредәге тәртип тә комиссия әгъзаларына хуш килде. Хуҗалык җитәкчесе Мөсәнниф Ханов:

- Егетләребез тырыштылар. Урак башланганчы урып-җыю техникасын карап, кирәк җирләрен вакытында төзәтеп, әзерләп бетерер өчен күп көч куйдылар. Запас частьләрне дә вакытында юнәттек. Шуңа күрә дә без эшебезне вакытыннан алда төгәлли алдык. Комбайннарыбыз, башка төр машиналарыбыз техника каравына кадәр үк әзер иде инде, - ди. - Хуҗалык эчендә җиңүчеләрне дә билгеләп уздык. Фазыл Фатыйхов "Дон" комбайнында - беренче, Илгизәр Насыйбуллин - "Акрос", Петр Ушаков "Нива" комбайннарын әзерләп, икенче-өченче урыннарны алдылар. Аларга хезмәт хакына өстәп бирелгән премиядән тыш, җиңүләре өчен өстәмә акчалата премия дә түләнде. Комбайнчыларның барысына да икешәр рулон печән дә бүлеп бирдек, - диде ул.

Хуҗалыкның баш инженеры Камил Шәйхетдинов 40 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган тәҗрибәле белгеч. Үзенең бар осталыгын алмашка килүче яшьләргә бирергә тырыша. Яшь инженер Илшат Шәрәфиев та "Азык-төлек корпорациясе"ндә ел ярым Камил Җәмил улы янәшәсендә тәҗрибә туплый.

Паркта комбайннар, техника шактый күренә. Монда ике "Акрос", дүрт "Дон", ике "Нива-Эффект", ике КСК-100, берешәр "Макдон", "Ягуар" комбайннары бар. Без килгән көнне механизаторлар "Нива-Эффект", "Макдон" комбайннарында белән сенаж салу белән мәшгульләр иде.

- Уракта җәмгысе 45ләп кеше эшләячәк, - ди хуҗалык җитәкчесе Мөсәнниф Мөсәвир улы. - Бу комбайнчылар, йөк машинасын йөртүчеләр генә түгел. Монда техникага хезмәт күрсәтүче, амбарларда эшләүче хезмәтчәннәр дә керә. Аллага шөкер, яңа уңышны кабул итәр өчен безнең амбарлар, складлар әзер. Алар юылып, тиешле дезинфекция үткәрелеп, тәртипкә китерелде.

Урып-җыюда тәҗрибәле комбайнчылар Фазыл Фатыйхов, Илгизәр Насыйбуллин, Петр Ушаков белән бергә яшь комбайнчы Раяз Вилданов һәм аның ярдәмчесе Ришат Хөснетдинов та катнашачак. Әлеге хуҗалыкта беренче елларын гына эшләүче бу яшьләр, үзләренең тәҗрибәлерәк хезмәттәшләреннән калышмаячагына ышаныч көчле.

- Яшь кадрларның килүе бик сөендерә. Алмаш кирәк бит. Яшьләрнең авылга кайтып, биредә хезмәт итүләре, җиргә тартылулары куандыра. Авыл хуҗалыгының яңа яшь көч белән эшләп китүенә өмет бирә. Тәҗрибәле игенчеләребез белән яшьләребезнең дәрт-дәрманын кушсак, урып-җыюда да үзебезне күрсәтә алырбыз, иншалла, - ди Мөсәнниф Ханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак авыл хуќалыгы урыпќыю