Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арыш суктыруны иң беренче булып “Камский” башлады

Узган җомга, 13 июльдә, комбайннар әзерлеген тикшерүгә чыккан комиссия әгъзалары районда иң беренче булып арыш суктыруга керешкән "Камский" хуҗалыгында булып кайттылар.

Хуҗалык җитәкчесе Илдар Вилданов, баш агроном Александр Ревгун, агроном Александр Ерохин иртән иртүк басуга килеп, 2012 елгы урып-җыюга үзләре старт бирделәр. Ул көнне "Камский"ның арыш кырына таң белән үк ике "Дон-1500" комбайны чыкты. Аларны инде егерме елга якын бер уракны да калдырмый эшләүче Ринат Лотфуллин һәм шулай ук бу эштә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән Игорь Снигур иярләгән иде. Комбайнчыларның һәрберсе ул көнне 50шәр тоннадан артык ашлык суктырдылар, гектарыннан уртача 20 центнер уңыш чыкты.

Хуҗалык белгечләренең әйтүенчә, бөртекнең дымлылыгы 16-18 процент тәшкил итә. Бу нормадан бераз югары булса да, куркыныч тудырмый, ди баш агроном А. Ревгун. Кайтарган ашлык киптергеч машина аша үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак авыл хуќалыгы