Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Агротехника таләпләрен төгәл үтәделәр

Кояшлы матур көннәр игеннәрне, кем әйтмешли, колагыннан тартып үстерә. Яшел хәтфәдәй тигез кырлар күзне иркәли. Кайдадыр ерактагы басуда тракторлар гөрелтесе ишетелә, алар соңгы культураларны чәчәләр.

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе Марат Сафин кырларда алны-ялны белмичә эшләгән дистәләрчә механизаторларны атый. Шундыйларның берсе ДТ-75 тракторчысы Рафил Бәхтияровны аерып искә алды.

"Яшен"нең 15 май санында аның көнгә 50 гектар люцерна чәчүе, чәчү башыннан бирле улы Александр белән 662 гектар эш башкаруы турындагы язманы кызыксынып укыдым. "Яшен"нәр көн саен чәчү барышын яктырып барган. Бу эштә бухгалтерия хезмәткәре Рима Бариеваның эшчәнлеге зур.

Реклама

Рафил Бәхтияровны Торнаташ бригадасының Минзәлә районы чигендәге басуында очраттык. Хуҗалыкның баш агрономы Илдар Мөхәммәдиев та шунда иде. Ул механизатор Рафил агрегатының сабан бодае белән бергә кышлатуга калдыру өчен люцерна чәчүен әйтте. "Бик тырыш, үз эшенең остасы", дип мактады. Гаиләдә олы бала булганлыктан, ул бик тиз эшкә өйрәнә. мәктәптә укыганда ук җәй көннәрендә техника паркында слесарь булып эшли, трактор-машиналарны төзекләндерүдә катнаша. 1989 елны Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый, тракторчы таныклыгы алып чыга. Шуннан бирле туган авылында ДТ-75 тракторында эшли. Үзенә тапшырылган әлеге техниканы вакытында карап, төзәтеп һәм майлап тотканлыктан, 20 елдан артык аны карусыз эшләтә. Шунысы сөенечле: әтисе янында улы Саша тракторчы һөнәрен яратып үзләштерә. Улы - Сарман агролицееның Теләнче Тамактагы филиалы укучысы, язгы чәчүдә булышырга дип, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка җибәргәннәр. Әтисе янында төпле практика уза. Сашаның төп хыялы - яхшы механизатор булу. Моны үзе кечкенәдән үксез калып, сыер савучы Фәүзелҗинан әбисе тәрбиясендә үскән әтисе Рафил яхшы аңлый. Балаларына да бәхетнең бары тик гадел хезмәт белән яулануын төшендерә. Гаиләдә олы улы Сашадан тыш, улы Айрат һәм кызы Илиза үсеп киләләр. Кышларын Чаллы-Мерәс юлын Рафил К-700 тракторы белән чистарта, ферма юлларын тәртиптә тота, трактор двигательләре җыюда катнаша. "Безнең булдыклы, эш сөючән механизаторыбыз", диде аның хакында хуҗалык җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сафин. Чәчү өстендә тырыш хезмәте белән танылган агалы-энеле Шамил һәм Илназ Зәйнуллиннар, кырда 50 яшен тутырган механизатор Заһир Рәфыйковларның тынгысыз хезмәте дә мактауга лаек. Шушы егетләрнең нәтиҗәле эшләве сәбәпле, сәйдәшлеләр иртә сабан культураларын чәчүне кыска агротехник вакытта төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында

2
X