Алена Фазылова автор яңалыклары
-
Иң шәп бүләк – Кукмара савыт-сабасы!
Күрше кызларым белән еш очрашып утырабыз без. Сөйләшеп сүзләребез бетми. Хатын-кызның барысының да уенда бер бит инде ул! Кем нинди хушбуй, кем нинди матур кием, кем нинди затлы сумка алган?! Соңгы очрашуда таба турында сөйләштек әле.
-
Беренче кышкы cпартакиада
23 февральдә, шимбә көнне, районда беренче тапкыр зур спартакиада уздырылды. Спорт ярышларында барлык авыл җирлекләреннән вәкилләр, оешма һәм предприятиеләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, район хакимиятендә эшләүчеләр катнашты. Кыскасы, чара бар район халкын үзенчәлекле формада берләштерүче матур вакыйга булды.
-
Ата-аналар бердәм дәүләт имтиханында белемнәрен сынады
26 февраль көнне район мәктәпләрендә белем алучы укучыларының ата-аналары «Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыру көне» дип аталган Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ата-аналар балаларның имтихан бирү процедурасы белән танышты. Үз белемнәрен тикшерде.
-
Регина, без синең белән!
12 февраль көнне Чаллы татар дәүләт драма театрында «Регина, без синең белән!» дип аталган хәйрия концерты узды. Концерт авыру кыз Регина Аптеевага ярдәм итү максатыннан оештырылды.
-
Спартакиада үтә
23 февральдә, шимбә көнне, авыл җирлекләре, оешмалар hәм предприятиеләр арасында спартакиада узачак. Чарада 450дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Теркәү сәгать 7дә башлана. Спартакиаданы тантаналы ачу сәгать 9га билгеләнгән.
-
Райондашларны нәрсә борчый?
Редакциянең «Кайнар элемтә» телефонына беренче шалтыратулар кабул ителде. Халыкны борчыган сораулар, аларны чишү юллары турында алдагы материалда.
-
Игелекләр онытылмый
Сүзебез 1997-1999 елларда Тукай районын җитәкләгән, аның үсешенә саллы өлешен керткән, якты дөньяда изге гамәлләре белән тирән эз калдырган hәм хөрмәтләп искә алуга лаек булган олы шәхес Алекс Хәбибуллин турында.
-
«Йөрәгемне балаларга бирәм»
Районда тәрбия һәм өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда алты педагог көч сынашты.
-
Тукайлылар – чаңгы юлында
Шимбә көнне өч меңнән артык тукайлы чаңгыга басты. Ярышлар «Татарстан чаңгы юллары – 2019» акциясе кысаларында үткәрелде. Узышларда һәр авыл җирлеге катнашты. Район күләмендәге чара Яңа поселогында узды.
-
Бер гаилә булып яшибез
Бүген район территориясендә 102 бакчачылык җәмгыяте исәпләнә. Аерата уңышлы эшләүче «Җиләк» бакчачылык ширкәте рәисе Сәҗидә Хаҗиәхмәтовага район башлыгы Фаил Камаев Рәхмәт хаты тапшырды.
-
Бәхетемә минем юлым
«Изгелек кыл» хәйрия марафоны күпләрнең күңелендә якты эз калдырды Тукай районында инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән «Изгелек кыл» хәйрия марафоны күпләрнең күңелендә якты эз калдырды. Йөзләгән сәламәт якташларыбыз авыруларга ярдәм кулы сузды. Чаллы кызы – коляскада утырган килеш биеп залны таң калдырган Ольга Селиванова безнең газета аша Тукай районы җитәкчеләренә, халкына шундый игелеклелек адымы өчен рәхмәтләрен җиткерде.
-
Үзара салым – кирәкле гамәл
Авыл җирлекләрендә 2019 ел өчен үзара салым акчасын җыю дәвам итә. 28 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, акчаны иң күп тапшыручылар әлегә Калмия авыл җирлегендә. Анда салым җыю 72 процентка үтәлгән. Бордылылар алардан азга гына калыша. Биредә күрсәткеч 68 процент. Мусабай Завод авыл җирлегендә дә акча тапшыру актив бара. Халык бу эшне чыннан да бик кирәкле гамәл дип саный. Бүгенге көндә биредә яшәүчеләрнең 59 проценты үз бурычын үтәгән.
-
Мәктәп автобуслары
Күрше авылларда укучы балаларны мәктәпләргә 12 автобус йөртә. Районда бу җаваплы эшне хәвефсез hәм уңайлы итеп оештыру «Альтекс компанияләр төркеме»нә караган «РегионТрансСервис» предприятиесе өстендә. Укучылар да, ата-аналар да аларның хезмәтен югары бәяли.
-
Организмны чыныктыру бакчадан башлана
Балаларның сәламәтлеген кайгырту, аны саклау hәм ныгыту – безнең иң мөhим бурычыбыз. Бу максаттан бездә һәрдаим сәламәтлек атналары үткәрелә, дип билгеләп үтә «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина.
-
«Тукай районы халкы эшчән дә, булдыклы да»
Мәләкәс авылында халык җыены 22 гыйнвар көнне узды. Әлеге җирлектә бу инде икенче очрашу. Беренчесе Иске Җирекледә үткән иде. Икесендә дә район башлыгы Фаил Камаев катнашты.