Алена Фазылова автор яңалыклары
-
Мохтаҗларга ярдәм
Узган ел инвалидлар декадасы барышында районда «Изгелек кыл» хәйрия фонды оешты. Бүгенгә әлеге фондка ярдәмгә мохтаҗ җиде тукайлы мөрәҗәгать итте. Район инвалидлар җәмгыятенең хәйрия фондына кергән акчаларынан ничек файдаланып була соң? Ярдәм алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк? Моның өчен нинди документлар тапшырырга? Гаризалар ничек hәм кайчан карала? Әлеге сорауларга район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов җавап бирә.
-
Балалар мультфильм ясый
«Татармультфильм» студиясе рәссам-аниматорлары чираттагы тапкыр районга килде. Узган ел алар Кнәз мәктәбе укучылары белән очрашса, бу юлы мондый чара Бәтке мәктәбе укучылары белән үткәрелде. Балалар республика үсеше, аның киләчәге турындагы «Татарстан гасыры» проектына үз рәсемнәрен тәкъдим итте.
-
«Күңелем шулай куша»
Югары Суыксу авылында матур традиция барлыкка килде. Һәр җомга саен авылның өлкән кешеләренә – сугыш ветераннарына, пенсионерларга, физик мөмкинлекләре чиклеләргә җирле кибет хуҗасы яңа пешкән икмәк тарата. Балачаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, авыл тормышының, икмәкнең кадерен белгән бу хөрмәтле кешеләргә карата шундый игътибар күрсәтү Хәмзә Миңнебаевның үзенә дә рәхәтлек һәм канәгатьлек бирә.
-
Диктант яздык
Узган шимбәдә тукайлылар «Тоталь диктант-2019» дип аталган бөтенроссия акциясенә кушылды. Чарада катнашучылар диктант язды, үз белемнәрен тикшерде.
-
Тәртипсезләргә җәза биреләчәк
Район административ комиссиясе санитар-экология икеайлыгы кысаларында эш алып бара. Белгечләр авыл җирлекләрендә чистарту-төзекләндерү кагыйдәләре үтәлешен тикшерәләр. Әҗмәкәй авыл җирлегендә кагыйдәне санга сукмауның биш очрагы ачыкланды. Комиссия составында район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече Дамира Мадярова, участок инспекторы Әмир Василов hәм авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов эшләде.
-
Фельдшерлар – авыл докторлары
Район үзәк дәваханәсе 35 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Халык сәламәтлеге саклау эшчәнлеге, моңа өстәп, 5 фельдшерлык амбулаториясендә hәм 56 фельдшер-акушерлык пунктында алып барыла. Аларда 65 фельдшер, 4 шәфкать туташы hәм 15 техник эшче хезмәт куя. Шулай да район фельдшерлар белән тулысынча тәэмин ителмәгән, булганнарының эшчәнлегенә карата да сораулар күп.
-
Бакча сезоны ачыла
Тиздән бакча сезоны ачыла. Быел районда аны ничек оештырачаклар? Бу сорауга без Тукай районы бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков белән ачыклык керттек.
-
Ел укытучысы Инсия Маликова
Һәр ел саен педагогларның «Ел укытучысы» бәйгесе уза. Быел республиканың иң яхшы укытучылары исемлегенә районның Новотроицкое мәктәбеннән татар теле hәм әдәбияты укытучысы Инсия Маликова да керде. Ул әлеге бәйгедә икенче урынга лаек булды. Инсия Фиркатовнаның мондый мәртәбәле конкурста беренче тапкыр җиңүе.
-
Бездә бәйрәм, бездә туй!
Районда үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Тантанага 50 ел элек гаилә корып, мәхәббәт һәм тугрылыкта яшәгән, балаларына дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган тату гаиләләрне чакырган иделәр. Бәйрәмне районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы hәм гражданлык хәләтен теркәү бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
-
Бурдан кала, уттан калмый
Соңгы вакытта республикада янгын чыгу очраклары күбәйде. Белгечләр аларның төп сәбәбе куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәүдә, ди. Безнең районда бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча нәрсәләргә аеруча игътибар итәргә соң?
-
Тукайлылар чаңгы ярата
Райондашлар бу ял көннәрендә кышкы спорт чараларында катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар. Безнең спортчылар ярышларда актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
-
Тагын өч инвалидка ярдәм итәчәкләр
Район инвалидлар җәмгыятенең хәйрия фондына кергән акчаларны файдалану буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда райондашлардан кергән биш гариза каралды.
-
Әйдә, барыйк, театр карыйк!
Театр коллективларының «Идел йорт» 19нчы төбәкара фестиваленең зона этабында тукайлылар да катнашты. Теләнче Тамак авылының халык театры Данил Салиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» драмасын сәхнәләштереп, Чаллы театры бинасында чыгыш ясады.
-
Болай булса, мәчет төзеләчәк!
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шаулап-гөрләп узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» тамашасы турында фикер-тәэсирләр әле дә тынмый. Анда катнашкан чәкчәк пешерү осталары өчен дә, тамашачылар өчен дә искитәрлек вакыйга булды ул. Тукай районы хатын-кызлары үзләренең уңганлыгын, милли традицияләрне хөрмәтләвен күрсәтте. «Баллы» бәйрәм кысаларында булган тагын бер вакыйга игътибарга лаек. Бәйгенең мәртәбәле жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов Игенчедән килгән Гөлфирә ханым Шәйхразиеваның ихлас теләгенә җавап итеп, шушы авылда мәчет төзелешен башлар өчен 100 мең сум акча бирергә вәгъдә итте.
-
Мондый шартларда сәламәтлек саклау яхшырырга тиеш
Район үзәк дәваханәсе коллективы узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, быелгы планнар белән танышты. Әлеге зур киңәшмәдә ТРның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.