Алена Фазылова автор яңалыклары
-
Районыбыз – хәйрия марафонында
Тукай районында инвалидлар декадасы зур акция белән тәмамлана. «Энергетик» мәдәният йортында инвалидларга ярдәм фондына акча җыю буенча «Изгелек кыл» хәйрия марафоны уза.
-
Чаңгы юллары безне көтә
8 декабрь көнне Новый поселогында чаңгы сезонын ачуга багышланган спорт бәйрәме узды. Бу көнне 200 дән артык кеше 3 км араны чаңгыда узышты.
-
Үзебезнең «Акчарлак»
Районның социаль объектларының иң яше – Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейны. Күптән түгел ачылган бассейн тукайлыларның иң яраткан урынына әйләнде.
-
Шәфкатьле булыйк!
Районда инвалидлар декадасына багышланган төрле чаралар уза. Шушы көннәрдә районның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары инвалид балалар белән очраша. Алар белән төрле кызыклы мастер-класслар оештыра.
-
Чаңгы сезоны ачыла
8 декабрь көнне Новый поселогында чаңгы сезонын ачуга багышланган спорт бәйрәме узачак. Бу көнне чаңгы юлына мәктәп укучылары, район халкы, ветераннар, гомүмән, чаңгы узышларын яратучылар чыгар дип көтелә.
-
Районда инвалидлар спартакиадасы узды
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт һәм сәламәтләндерү комплексында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз спартакиадада катнашты. Биредә 20 авыл җирлегеннән 90нан артык кеше көч сынашты. Ярышлар алты спорт төре буенча оештырылды: мылтыктан ату, дартс, теннис, армспорт, шашка, һәм бочча.
-
Рух ныклыгы
– 22 яшемдә юл-транспорт һәлакәтенә очрадым. Аңыма килгәндә мин Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсендә идем. Шунда табиблар сул аягымны кистеләр. Менә инде шуннан бирле протез белән йөрим, – ди Күктәк Мирсәет авылында яшәүче Рөстәм Идрисов.
-
Ишегалды тулы казларым
Авылларда гөрләп каз өмәләре бара. Күзкәй авылында яшәүче Каюмовларда да кызу урак өсте. Алар быел 200дән артык кош-корт үстергәннәр. Без килгәндә хуҗабикә ярминкәгә каз әзерли иде. Саҗидә апаның үз сатып алучылары бар. Аның казлары, үрдәкләре, тавыклары быел бәйрәм табыннарын бизәячәк.
-
Республика рәсем конкурсында беренче урын
Социаль хезмәт алучылар арасында «Туган ягым – Татарстан» дип аталган республикакүләм рәсем конкурсы узды. Бәйгедә катнашкан 400 кеше арасында беренче урынны алучы – безнең районнан 12 яшьлек Айзат Шәрәфиев.
-
3 декабрьгә кадәр салымнарны түләгез
Транспорт, җир, милек салымнарын вакытында түләргә санаулы көннәр калды. Кызганычка каршы, авыл җирлекләренең бюджетын тәэмин итүче бу салымнар Тукай районында 50 процент кына җыелган. Районның финанс-бюджет палатасы белгечләре суд приставлары белән берлектә Шилнәбаш авылына барып 2016 ел өчен бурычлыларны эзләде.
-
Авыруга карамастан, эшлисе килә
– Мин көн саен шушында инде. 2010 елда инфаркт кичердем, авырдым. Эштән туктап торырга да туры килде. Әмма мин бит авыл баласы, өйдә утырырга бер дә күнекмәгән, шунда аз-маз техника ремонтлап йөрдем, ә күңелем барыбер тракторга, басуга эшкә тартты... Шулай итеп, 2017 елдан мин менә бу «Алтай» тракторында эшли башладым, – дип үзе белән таныштырды «Р-Агро» хуҗалыгында төягеч тракторда эшләүче Миргазиян Хәмбалов.
-
Депутат кабул итте
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сайлаучыларны кабул итте. Аңа 6 кеше үзләрен борчыган сорауларын җиткерде.
-
Экология культурасына өйрәник
Кичә Иске Дөреш мәктәбендә экология белеме hәм мәктәп укучыларын каты-көнкүреш калдыкларын аерым җыярга өйрәтү буенча мәгариф конференциясе узды.Анда яшь буынны аерым чүп-чарны җыю турында сөйләштеләр.
-
Эш күрсәткән ирне ил онытмый
Боерган авылында яшәүче Рафис hәм Мәүлидә Галиевлар өчен 13 ноябрь истәлекле көн булды. Алар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Галиевларның шатлыкларын уртаклашырга балалары, якын туганнары гына түгел, район hәм авыл җирлеге җитәкчелекләре дә килде.
-
Төерле дерматит авыруын кисәтү өчен районда 16 меңгә якын малга вакцина ясалган
Мөгезле эре терлекләрдә еш очрый торган куркыныч йогышлы авыруларның берсе булып төерле дерматит (нодуляр дерматит) авыруы санала. Ветеринария тармагы белгечләре сүзләренчә, ул бер хайваннан икенченсенә бик тиз йога. Әгәр дә мал-туарда була торган йогышлы авыруны вакытында ачыклап, тиешле чараларын күрмәсәң, аның бик зур икътисади зыян китерүе дә ихтимал, дип билгеләп үтәләр белгечләр. Төерле дерматит терлектә ничек башлана соң? Әлеге чирдән нинди саклану чаралары бар? Сорауларга җавап эзләп карыйк.