«Кадрлар» милли проекты: Татарстанда 8,4 меңнән артык кеше яңа һөнәр үзләштерде
2025 елда Татарстанда 8,4 меңнән артык кеше «Кадрлар» милли проекты кысаларында һөнәри белем алып, яңа күнекмәләр үзләштерә алды. Бу хакта ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанның «Россия эш бирә» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин сүзләренчә, «Кадрлар» проекты түбәндәге бурычларны үти: икътисадны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итә һәм шул ук вакытта гражданнарга эш табу, керемнәрен арттыру өчен яңа мөмкинлекләр ача.
«Без аеруча мохтаҗ булган кешеләргә сорау зур булган һөнәрне үзләштерү мөмкинлеге бирәбез», – дип билгеләп үтте ул.
Укыту федераль бюджет хисабына финанслана. Курсларны узучылар арасында эш эзләп йөрүче 5,8 меңнән артык кеше, 50 яшьтән өлкән 1,9 мең граждан, 300 дән артык эшсез, декрет ялындагы һәм эшләмәүче 250 дән күбрәк хатын-кыз, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидлар һәм социаль яктан яклауга мохтаҗ башка төркемнәр бар.
Иң популяр юнәлешләр арасында IT һөнәрләре – мәгълүмат аналитигы, веб-дизайн, шулай ук эшче белгечлекләр: электр һәм газ эретеп ябыштыручысы, слесарь, тегүче. Социаль өлкә өчен сәламәтлек саклау һәм сервис буенча программалар тәкъдим ителә.
2026 елга хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган 186 һөнәрне үз эченә алган яңартылган исемлек әзерләнгән. Махсус хәрби операция ветераннары өчен программа киңәйтелде: аларга 27 юнәлеш тәкъдим ителә, гомумән алганда, 213 белгечлек буенча укырга мөмкин.
Укытуга гаризаны 2026 елның февраленнән «Россия эш бирә» цифрлы платформасы аша бирергә була. Кадрлар үзәге офисларында консультацияләр үткәрәләр һәм документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр.
ТРдагы «Россия эше» кадрлар үзәге республикада «Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыручы төп оператор булып тора, кадрлар әзерләү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев