Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Бигрәк «мощный!»: чит төбәкләрдән килгән делегатлар Тукай районына соклану белдерәләр

30 мартта Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.

Аның кысаларында Тукай районы илебезнең 40 төбәгеннән килгән 250 вәкилне кабул итте.

Эшлекле сәфәр вакытында кунаклар «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында булып, яшелчә һәм бөртекле культуралар үстерү технологиясе белән танышты, шулай ук кошчылык белән шөгыльләнүче «Фаррахов» хуҗалыгында да эш тәртибе белән кызыксынды. 


Башкортстан Республикасыннан килгән Зилә Сәетбатталова форумнан алган уй-кичерешләре белән уртаклашты.

«Мин Гафури районыннан килдем. Безнең Игенъелга авылында «Великолепный страус» дип исемләнгән страуслар фермасы урнашкан. Әлеге ферма бөтен Россиягә таныш. Крестьян-фермер хуҗалыгы ничә дистә кешене эш белән тәэмин итеп тора. Безнең авылга төрле төбәкләрдән экскурсияләргә киләләр. Бу ферма авылыбызның үсешендә әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Шәхсән үзем бүгенге форум эшчәнлеге белән танышырга, өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга дип килдем. Биредә катнашуыма бик сөенәм, бигрәк тә Тукай районына килүемә шатмын һәм шундый зур мөмкинлекләр ачканнары өчен барлык тукайлыга рәхмәт әйтәсем килә. Халкыгыз да матур, мәдәни тормыш та чәчәк атып тора. Бөтен нәрсәдән нур бөркелә!»

Автомобиль төзелеше буенча әйдәп баручы «Раритэк» заводы эшчәнлеге белән таныштылар кунаклар. Авыл хуҗалыгы тармагы үсеше буенча Республикада алдынгы урында баручы «Сәйдәшев исемендәге» авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесендә дә булдылар. 


«Бар нәрсә дә биредә көчле! Бездә бәләкәйрәк техникалар. Ә монда бик зур, масштаблары искитәрлек! Үзем фермер мин. 2,5 га җирем бар, техникабыз да бар. Менә мондагы кебек түгел, әлбәттә. Биредәге хуҗалык «бигрәк мощный», – дип соклануын яшерми Самара өлкәсеннән килгән фермер.

Моннан тыш Иске Абдул авылында урнашкан данлыклы «Гиндукуш» хәрби дан музеен карап үттеләр. Билгеле булганча, музей республикабыздагы район, шәһәрләргә үрнәк булырлык эшчәнлек алып бара. 

«Шушы чараны оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәм. Иске Абдул авылындагы «Гиндукуш» хәрби дан музее эшчәнлегеннән гаҗәпкә калып йөрим. Бу бит искиткеч! Бу безнең балаларыбызны тәрбияләүдә дә бик зур эш алып барыла, аннары тарих та саклана!», – дип уртаклашты үз фикерләре белән Чувашиядән килгән делегат Марат Айзатуллин.  

Очрашуның Яңа поселогында үткән пленар өлешендә традицияләрне саклау, авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм икътисади элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре каралды. 


Район башлыгы Камил Нәҗмиев чыгышында билгеләп үткәнчә, эшмәкәрлек эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга биредә аерым игътибар бирелә. Процессларны автоматлаштыру, эшне рациональ оештыру һәм кул хезмәтен заманча технологияләр белән алыштыруга басым ясала.  

Фотолар: «Якты юл» һәм Тукай районы мәгълүмат үзәге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев