Якты юл
  • Рус Тат
  • Зугря Саматованы 60 яшьлек юбилее белән «Тукайагрохимсервис» җәмгыяте директоры Рифкат Шәфигуллин котлый!

    --, 4 октябрь 2019 - 10:20
    163
    0
    0

    «Тукайагрохимсервис» җәмгыятенең сату-алу эшләрен җитәкләп баручы Зугря Залхит кызы Саматованы гомеренең күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
    Хөрмәтле Зугря Залхитовна! Сез бу тормышта үз урыныгызны тапкан, булдыклы, эшкә батыр, уңган-булган хатын-кыз. Эшегезне тел-теш тидермәслек итеп башкаручы, тирән фикерле, югары интеллектлы һәм эрудицияле булуыгыз, оста оештыру сәләтегез белән аерылып торасыз. Кыен вакытларда сер бирмәс, үз кыйбласы, үз дөреслеге булган ханымнар солтаны Сез.
    Акыл зирәклеге, рух ныклыгына өстәп, Аллаһы Тәгалә Сезгә хатын-кыз мөлаемлыгы да биргән. Сез гаиләгездә дә уңган-булган хуҗабикә, тормыш иптәшегез өчен сабыр холыклы, киң күңелле гомер юлдашы, балаларыгыз өчен җанын бирергә әзер торучы, кайгыртучан әни, ә оныкларыгызга тәмле ризыклар пешерүче, сагынып көтеп алучы, йөрәк җылысын юмарт бирүче әбиләре.
    Сезгә киләчәктә дә бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Тигезлектә, муллыкта, тормыш иптәшегез белән бергә-бергә, балалар бәхетенә төренеп яшәгез. Гомерегез озын, тормышыгыз имин һәм мул булсын, киң күңелегез мәңге картаюны белмәсен. Юбилеегыз котлы-мөбарәк булсын. 

    Ихтирам белән «Тукайагрохимсервис» җәмгыяте директоры Рифкат Шәфигуллин һәм хезмәт коллективы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: