Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әзһәр Габделхаковны 60 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

22 января 2020, 11:00

521

0

0

Яңа Байлар авылында туып, бүгенге көндә шунда матур гына гомер итүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, сөекле бабабыз Әзһәр Гаяз улы Габделхаковны 60 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз!
Олы җанлы, сабыр холыклы, миһербанлы, саф күңелле, акыллы киңәшләре белән тормышыбызны ямьләндереп яшәүче газиз кешебез, олы таянычыбыз син. Синең белән узган 41 ел гомерем әкияткә тиң. Безнең өчен, безне бәхетле итү өчен тырышасың, изге күңелле, тынгысыз җаныбыз. 88 яшьлек әниеңне кадерләп яшәгәнгәдер, безнең бәхетебез түгәрәк, өстәлләребез сыйлы, күңелләребез күтәренке.
Авыл хуҗалыгында 37 ел комплекслы бригада җитәкчесе булып эшләү дәверендә, син үзеңне оста белгеч, максатчан хезмәткәр итеп күрсәттең. Эшеңне яратып башкардың, хезмәттәге уңышларың өчен күп санлы рәхмәт хатлары, ТР Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләндең. 
Озак еллар авыл җирлеге депутаты һәм бер чакырылыш район Советы депутаты булып эшләү дәверендә авылның яшәешен яхшыртуга зур өлеш керттең. Иң мөһиме, син мәңгегә Җир улы, авыл баласы булып калдың. 
Кызыбыз Лилия белән улыбыз Алмазны да тормышка якты өметләр баглап үстердек. Бүген алар безнең олы киңәшчеләребез, ярдәмчеләребез, берсеннән-берсе матур гаиләләре бар. Дүрт оныгыбыз әби-бабай дип өзелеп тора, Аллага шөкер.
Син – безнең нигез хуҗабыз, бәхет ачкычыбыз. Элек-электән килгән нәсел-буын данын төшерми, асыл ир-ат булып яшәвең гаиләбез өчен чиксез горурлык. Киләчәктә дә бер җан, бер тән булып яшәргә язсын, пар канатларыбыз каерылмыйча, бер-беребезгә кирәк булып, балаларыбызга терәк булып, озын-озак гомер итәргә язсын! 

Киңәш сорап сиңа кагылабыз, 
барыбызга ярдәм итәсең,
Кылган изгелегең җирдә ятмас, 
авыру белми озак яшә син!
Сәламәтлек сине ташламасын, 
һәрбер көнең үтсен шатлыкта,
Яшәү яме, дөнья иминлеге юлдаш булсын, әти, картлыкта.

Иң изге теләкләр белән сине чиксез яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Резидә, әниең Наилә, кызың Лилия-Ринат, улың Алмаз-Гүзәл, оныкларың Тимерхан, Әмирхан, Азалия, Вилдан. Бу теләкләргә барлык туганнар, кода-кодагыйлар да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев