Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әзһәр Габделхаковны 60 яшьлек юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев котлый!

22 января 2020, 10:55

560

0

0

Авылыбызда күп еллар бригадир булып эшләп, хуҗалыкны үстерүгә зур өлеш керткән Әзһәр Гаяз улы Габделхаковны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. 
Гомерен авыл җирлегенә хезмәт итүгә багышлап, ул тырыш хезмәте белән үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп яши. Кеше хәленә керә, аңлый, тыңлый белә торган якты күңелле кеше ул. Гадилек, эчкерсезлек аның даими күңел халәте дисәң дә, ялгыш булмас. Хезмәттәшләре, авылдашлары аны төгәл, ярдәмчел булганы өчен ярата, хөрмәт итә. Чын хезмәт кешесе булу белән беррәттән ул иҗат белән дә янып яши, матур итеп сыздырып гармунда уйный, җырлый. Гаиләсе дә бик күпләргә үрнәк. Авылыбызның хөрмәтле кешесенә киләчәктә дә яраткан хезмәтеннән тәм табып яшәргә язсын дип телибез. Иң әһәмиятлесе – саулык. Һәр туар көннән ямь табып, алга таба да, дөньяның рәхәтен, тәмен татып яшәргә насыйп булсын. Авылыбызның шундый үрнәк, эш сөючән кешеләренә сокланып, алардан көч алып, илһам алып яшибез. 

Иң изге теләкләр һәм хөрмәт белән, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X