Якты юл
  • Рус Тат
  • Әзһәм һәм Рәйсә Кәрәмовларны алтын туйлары белән туганнары котлый!

    --, 13 сентябрь 2020 - 09:00
    65
    0
    0

    Сентябрь – гаиләбез өчен зур бәйрәм ае быел. 13 сентябрьдә Күзкәй авылында яшәүче иң кадерле кешеләре-без – әткәебез Әзһәм һәм әнкәебез Рәйсә Кәрәмовларның гаилә корып бер сукмактан атлый башлауларына 50 ел тула. Шулай ук әнкәебезнең туган көне дә әле бүген!

    Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган Әткәй һәм Әнкәй! Сезне алтын туегыз белән, әнкәебезне туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
    Сез иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, безне – өч балагызны үстереп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Имин тормыш, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык сәламәтлек телибез. Тормышыбызга ямь өстәп, озын гомер кичерегез.

    Ни теләсәк тә аз булыр,
    Кадерлеләребез, сезнең хөрмәткә.
    Аяз булсын тормыш юлларыгыз,
    Дәрт сүнмәсен сезнең йөрәктә.
    Бәйрәмегез белән котлап,
    Әткәй-Әнкәй, сезгә дәшәбез,
    Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
    Пар канатлар булып яшәгез!

    Иң изге теләкләр белән кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: