Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөлфия Сәрвәрованы 50 яшьлек юбилее белән Калмаш урта мәктәбе коллективы котлый!

23 октября 2019, 10:10

496

0

0

Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы мәктәптә күп еллар математика укытучысы булып эшләүче Зөлфия Хәниф кызы Сәрвәрованы 50 яшьлек күркәм юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Зөлфия Хәнифовна! Сезне туган көнегез белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сез күп еллар Калмаш урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирәсез, хезмәтегездән тәм һәм ямь табып намуслы хезмәт юлын дәвам итәсез. Укучыларның һәрберсе белән аңлашып, уртак тел табып эшлисез. Тормышта үз юлыңны табарга, тырыш булырга, нинди генә кыен чакларда да чын кеше булып калырга өйрәткән өчен ата-аналар Сезгә чиксез рәхмәтле. 
Сез – бик булдыклы хатын-кыз, балаларыгыз, оныкларыгыз өчен ут йотып яшисез, балаларыгызга мәрхәмәтле әни, оныкларыгызга яраткан әби, уңган хуҗабикә. Сабыр холыклы, киң күңелле, үтә дә кешелекле Сез. 
Гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Хәерле озын гомер, гаиләгезгә иминлек, саулык-сәгадәт телибез. Киләчәк тормышыгызда һәрчак уңышлар юлдаш булсын. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев